Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгына белгечләр кирәк

15 февральдә хуҗалык җитәкчеләре, баш бухгалтерлар, ферма мөдирләре катнашында "Бакчачы" җәмгыяте базасында үткән киңәшмәдә кышлату барышының уңай һәм кимчелекле якларын ачыкладылар.

"Бакчачы" җәмгыятенең тер­лекчелек объектларын карап чыкканнан соң, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров хуҗалыкларда тер­лекчелек тармагының авыр чор кичерүен искәр­теп үтте. Җитәрлек кү­ләм­дә терлек азыгы әзер­лән­сә дә, малларны ашату тиешенчә оештырылмый, яңа бозаулаган сыерлар раздойга куелмый. Идарә начальнигы хуҗалыкларны белгечләр белән тәэмин итү мәсьәләсен дә күтәрде: "Белгечләр булмаса, терлекчелектә дә, игенчелектә дә мул продукция җитештерү мөм­кин түгел. Яшьләрне авыл хуҗалыгы буенча белем бирүче уку йортларына җибәреп, дипломлы белгечләрне үз хуҗалыкларыбызга җәлеп итү ягын карагыз", - диде ул.

Киңәшмә үз эшен Афанасьевка авылы клубында дәвам иттерде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рузалия Малова хуҗалыкларның халыкка хезмәт хакы бирү, салымнар күчерү буенча бурычларына тукталды. Район башлыгы Җәүдәт Гаффаров урыннарда яшь үр­чемне исәпкә алу, сыерларны раздойга куюны, көннәр чагыштырмача җылыну белән барлык малларны кардаларда ашатуны оештыру, белгечләр белән тәэмин ителеш, җәйге лагерь кардаларына салам ташып кую бурычын йөк­ләде. Рифкать Нуруллович язгы кыр эшләренә әзерлек, техниканы ремонтлау, минераль ашламалар кайтару, ягулык-майлау материаллары запасын булдыру, көздән басуда калган салам рулоннарын хәзердән үк җыеп алу мәсьә­лә­ләренә басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Бакчачы” җәмгыяте