Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Авыл уңганнарына таяна

"Алтын кырлар" җәмгыятендә хезмәт алдынгыларын данладылар.

Узган елгы авыл хуҗалыгы елына йомгак ясау һәм яңа бурычлар билгеләүгә багышланган алдынгылар слетында "Ак барс" агрохолдингы компаниясе генераль директорының үсемлекчелек буенча урынбасары Илшат Шакиров, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров катнашты.

Җәмгыять директоры Рамил Каюмов үзенең отчет докладында эшчәнлекләренең барлык якларына да тулы анализ ясады. Хезмәт күрсәткечләре югары, башкарган эшләре мактауга лаек. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең табышлы тармак икәнлеген аңлап эшлиләр биредә. Әнә узган ел үсемлекчелек һәм игенчелек продукциясе сатудан 223 миллион сум табыш алганнар. Чиста керем 31 миллион сум, рентабельлек 14 процент тәшкил иткән. Туендыручыбыз Җир-Ананың кадерен белеп эшлиләр "Алтын кырлар"да. Былтыр 25 мең тоннага якын уңыш үстергәннәр, һәр гектар мәйданның уртача уңдырышлылыгы 34,5, ә шикәр чөгендеренеке 300 центнерга җиткән. Тырыш егет­ләр - Александр Никитин, Юрий Бладцев, Виктор Лисин, Хәмзә Мохтаров, Михаил Корнилов, Илсур Булатов, Вячеслав Туртыгин кебек хезмәт сөючән механизаторлар тырышлыгы белән ирешелгән бу уңышларга.

Узган җәй авыл хезмәтчәннәре өчен уңай килде. Терлек азыгын җитәрлек дә­рәҗәдә әзерләү мөмкинлеген кулдан ычкындырмаучылар отты гына. Шул исәптән, бу җәмгыятьтә дә. Бер шартлы терлеккә 33,2 центнер азык әзерләүләре шуны раслый. Ә маллары күп, максатлары - 4525 баш мөгезле эре терлекнең баш санын тагын да арттыру. Былтыр 6312 тонна сөт җитештереп, кассага шактый зур суммада акча керткәннәр. Дәүләткә көн саен диярлек 200 мең сумлык сөт тапшыруларын исәпкә алсаң, табышның күпме булуын күзаллавы авыр түгел. Бу хезмәт хакының күләменә, аны вакытында биреп баруга йогынты ясый. Багайда җәйге лагерь, Арысланда бозауларны салкын ысул бе­лән асрау бинасы төзелүе, барлык фермаларда ремонт эшләре алып барылуы терлекчелеккә алга таба да игътибар зур булачагын дәлилли.

Соңыннан сүз белгеч­ләр­гә бирелде. Алар чыгышыннан күренгәнчә, быел да исәпләре - җи­тештерү күрсәткечләрен бермә-бер арттыру.

Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә югары хез­мәт уңышларына ирешкән игенче-механизаторлар, шоферлар, комбайнчылар, савымчылар, терлекчеләр­гә, авыл хуҗалыгы производствосында озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан абый-апаларга бүләкләр тапшырдылар. Җәмгыять Сергей Денисов, Александр Ильин, Илгиз Миңнуллин, Рифат Фәхретдинов, Анатолий Челноков, Дмитрий Туртыгин, Алексей Букаров, Ильяс Сагунов кебек алдынгыларга таяна.

Александр Распретихин, Владимир Уткин, Николай Семагин, Сергей Иванов, Сергей Царев, Михаил Корнилов, Александр Никитин, Андрей Решеткин, Владимир Пурунов кебек механизаторлар адресына да җы­лы сүзләр яңгырады.

Матур эшләре югары хез­мәт күрсәткечләре белән генә чикләнми, биредә хәйриячелеккә дә урын зур. Бер көнлек хезмәт хакын "Шәфкатьлелек" һәм "Яңарыш" фондына күчерү тәкъдимен дә барысы да күтәреп чыккан. Янгыннан зыян күргән Захаровлар гаиләсенә йорт сатып алып бир­гән­нәр. Корноухово зиратын, Салтыйган, Олы Кай­быч, Кече Кайбыч авыллары мәчетләрен ремонтлауга акча бүлеп бирелгән. Төрле милли, дини бәйрәмнәр үткәрергә ярдәм итәләр.

"Ак барс" холдинг кампаниясе вәкиле Илшат Шакиров, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ида­рәсе начальнигы Рифкать Басыйров "Алтын кырлар" җәмгыяте эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Алдынгылар слеты ТР­ның атказанган артистлары Фирүзә Сибгатуллина, Вәиз Бәйрәмов, яшь җырчылар Игорь Дмитриев, Кристина Галкина, биюче Гөлнара Гәрәева, алып баручы Фирүзә Вәлиевалар чыгышлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Алтын кырлар”