Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Авыл – яшәеш чыганагы

Районыбыз авыл хуҗалыгының һәр тармагында кызу эш кайный.

Игенче-мехенизаторларыбыз барлык мәйданнарда туфрак эшкәртү, туңга сөрүне төгәлләде, җитәрлек күләмдә терлек азыгы хәзерләде, кыр эш­ләреннән бушаган техника кышкы саклыкка куелды. Малларны кышлату да уңышлы бара, шул ук вакытта шикәр чөгендере тапшыру дәвам итә.

Агымдагы елда районда барлыгы 3701 гектар мәй­данда шикәр чөгендере игелде. Хәзерге вакытта барлык мәйданнарда да татлы тамыр алу тө­гәлләнгән. Район буенча барлыгы 114040 тонна шикәр чөгендере уңышы алынган. Бүгенге көндә дә "Гөбенә", "Заволжье" җәмгыятьләрендә Буа шикәр заводына татлы тамыр ташу дәвам итә. "Гөбенә" агрофирмасында басуларда - 21330, "Заволжье" җәмгыятендә - 635 тонна шикәр чөгендере калган. "Гөбенә"дә татлы тамырның һәр гектарыннан 320 центнер уңыш алсалар, "Заволжье"да ул 360 центнерга тигез. "Алтын кырлар" җәм­гыятендә шикәр чөгендере алу-тапшыруны тиз тоттылар. Алар барлыгы 27568 тонна татлы тамыр җыеп тапшырды.

Көннәрнең коры, явымсыз торуы чималны Буа шикәр заводына өзлексез ташу мөмкинлеге бирә. "Заволжье" җәмгыяте шоферлары 26 ноябрьгә шикәр заводына 35 рейс ясаган. Һава шарт­­лары мөм­кинлек бирсә, якын көннәрдә әлеге куль­ту­ра­ны тапшыру төгәллә­нәчәк.

Машина-трактор паркларында тырмалар ремонтлау тулысынча төгәл­лән­гән. Хәзерге вакытта куль­­тиваторлар, чәч­кеч­ләр, БДМ, БДТ, лущильниклар ремонтлау дәвам итә. "Гөбенә" агрофирмасында барлык төр авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау төгәлләнгән.

Шулай ук, "Чекмарев", "Яңа ел" хуҗалыкларыннан кала, чәчүлек орлык калибрлау эше дә төгәл­ләнгән. Терлекчелек тармагында да маллардан мул продукция алу буенча эш алып барыла. Авылның яшәеш чыганагы булуын аңлап эшли Кайбыч хезмәтчәннәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шикәр чөгендере

2
X