Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Бар көчне – чәчүгә

2 майда ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен чираттагы видеобрифинг булды.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов чыгышыннан күренгәнчә, иртә өлгерүче язгы культураларны чәчү 9 майга, чәчүдә төп эшләр 15 майга кадәр төгәлләнергә тиеш. Быел республикада узган елгыдан бер атнага алдарак - 16 апрельдә башланган язгы кыр эшләренең темплары көннән-көн арта бара. Татарстандагы чәчүлек мәйданнары 2,9 миллион гектарны били, шуның 1,8 миллион гектарында язгы чәчү башкарылачак. Көнчыгыш районнарда кышын кар аз явуы сәбәпле, уҗым культураларының шактый өлешенә зыян килгән. Хәзер ул мәйданнарны яңадан чәчәргә туры килә. Җитәрлек орлык запасы бар, хәзергә республика буенча сабан культураларының 50 проценты чәчелгән. Республика буенча һәр гектарга 40 килограмм исә­беннән минераль ашлама кертү каралган. Хуҗалыклар сатып алган минераль ашламага, дизель ягулыгына субсидия түләнә. Кызганыч, аерым хуҗалыкларның минераль ашлама сатып алырга акчасы юк, димәк, субсидиясез калалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: видеобрифинг Авыл хуҗалыгы ТР авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов