Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Чалгылар чыңлар чак

Районыбыз басуларында күпьеллык үлән мул булып үсте. Димәк, чалгылар чыңлар чак җитте.

Шуңа карамастан, хуҗалыкларда эш темплары артуы сизелми. Инвестор канаты астында эшләүче җәмгыятьләр терлек азыгы әзерләүгә оешкан төстә кереште. Крестьян фермер хуҗалыкларыннан Закиров исемендәге җәмгыять 5 июньгә 30, "Яңа юл"да 18 гектар мәйданда урылган. "Чекмарев", "Бакчачы", "Зур Колаңгы"да әлеге эшкә керешмәгәннәр.

"Заволжье"да күпь­еллыклар 750 гектарга якын урылган, шуның 124 тоннасы печәнгә җыеп алынган, 1463 тоннасы сенажга салынган. "Гөбенә"дә барлыгы 350 гектарга якын мәйданда күпьеллыклар урылган, 4,2 тонна печән хәзер­ләнгән. "Алтын кырлар" җәмгыятендә 220 гектарда күпьеллыклар урылган, 20 тонна печән хә­зерләнгән. Планда каралган саннар белән чагыштырганда, бу күлдәге тамчыга тиң. Һава шартлары мөмкинлек бир­гәндә бар көчне сенаж салуга юнәлдерү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы хәбәрләре терлек азыгы әзерләү