Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Дару үләннәре җыяр чак

Безне чолгап алган болыннар, Кайбыч урманнары төрле дару үләннәренә бай.

Җәй - аларны кышкы чорга әзерләп калдыру өчен менә дигән чор. Табигать хәзинәсе булган дару үлән­нәре кеше организмы өчен генә түгел, терлек­ләргә дә файдалы, шуңа да ветеринариядә киң кулланыла. Узган атнаның шимбәсендә "Гөбе­нә" агрофирмасының Чү­ти һәм Зур Тәрбит филиалларында узган район киңәшмәсендә район башлыгы Альберт Рәх­мә­тул­лин ветеринария хезмәткәрләренә, барлык хуҗалыкларга да дару үлән­нәре җыю бурычын куйды. Бүген малларның баш санын арттыру, ит-сөт җитештерү күрсәткечен күтәрү, авыл хуҗалыгын көндәшлеккә сәләт­ле итү бурычы куелган заманда бу аеруча актуаль. Чүти фермасы мө­ди­ре Миләү­шә Низаметдинова безгә терлек­че­ләр әзерләгән ромашка, люцерна, кычыткан бәй­ләмнәрен күр­сәтте, аларны фермага элеп куйганнар. Кышкы салкыннарда алардан әзер­ләнгән төнәтмәләр терлекләр организмын ныгыта, төр­ле авыруларга каршы торучанлыгын киметә. Хуш исле яфраказык себеркеләре эленгән бинаны район башлыгы витаминнар склады дип атады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зур Тәрбит Миләү­шә Низаметдинова дару үләннәре