Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Елга йомгак ясалды

Шушы араларда "Алтын кырлар" җәмгыятенең Ульянково филиалында район хуҗалыкларындагы барлык ясалма орлыкландыру технологлары катнашында 2011 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды.

"Эмбрион" җаваплылыгы чикле җәмгыяте җитәкчесе Нәгыйм Сибгатуллин ясалма орлыкландыру технологларының узган елдагы эшчәнлегенә анализ ясады. Аларның хезмәтенә бәя хуҗалыкларда алынган үрчемгә карап куела. "Гөбенә" җәм­гыятендә 100 баш сыердан 117 баш бозау алуга ирешкәннәр. Шулай да, ясалма орлыкландыру буенча технологлар арасында "Алтын кырлар" җәмгыятенең Надеждино филиалының ясалма орлыкландыру буенча технологы Елена Афанасьева 100 баш сыердан 95 бозау алып, беренче урынга чыккан. "Гөбенә" нең Иске Тәрбит филиалыннан Валерий Зайцев 100 баш сыердан 93 баш бозау ала алган. Шул ук вакытта "Садриев" крестьян фермерлык хуҗалыгында 100 баш сыердан 50, "Заволжье"ның Мөрә­ле филиалында 64 бозау алынган.

Муниципаль район башлыгы Җәүдәт Гаффаров бүгенге көнгә кадәр сыерларны үгезләр ярдәмендә каплатучы хуҗалыкларны тәнкыйть утына тотты һәм тулысынча ясалма орлыкландыруга күчү бурычын куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X