Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Хуҗа Хәсән авылы тормышыннан бер көн

Хуҗа Хәсәнгә без төштән соң килдек. Авылның үзәк урамы буйлап балалар бакчасына таба барабыз. Урамда җанлылык. Әнә үсмерләр бер-берсен узыша-узыша велосипедта чаба, кечкенә балалар комда уйный, башларына каска киюне кирәк дип тапмаган ике егет мотоциклда җилдерә, арбасына көнкүреш калдыклары төягән трактор балалар бакчасы яныннан кузгалы китте, машиналар да тыз-быз йөреп...

Авыл кешеләре дә күп очрады без­гә. Шулай да күбесенең гаиләләре белән бәрәңге бакчасында чүп утауларына игътибар иттек. Яшел янгынны шулай бер­гәләп кенә җиңеп була шул. Фермада да эшнең иң кызган чагы. Эшчеләрнең кайберләре азык цехы өчен утын әзерли, кайсылары бозауларга яшел үлән ташый.

Ферма территориясендәге сенаж базы янында ферма- печән кыры конвейеры берөзлексез эшли. Базга салынган печәнне тыгызлау тәүлек әйләнәсе дәвам итә. "Т-150" тракторчысы Геннадий Петров иртәдән кичкә кадәр эш­ләсә, төнлә аны "ФЕНДТ"та Василий Тараканов алыштыра.

- Сенаж салганда технология та­ләпләрен төгәл үтәргә кирәк. Үлән­не тиешенчә тыгызлау мөһим, шулай булганда гына ул икенче елга кадәр сыйфатлы булып саклана,- ди утыз елдан артык механизатор стажы булган Геннадий.

Басуда без Алексей Якимов белән дә очраштык. Ул арада яныбызга агрофирма директоры Юрий Осипов та килеп туктады.

Агрофирмада печән әзерләү барышыннан, терлек азыгы әзерләүчеләр отряды хезмәтеннән канәгать ул. Күпьеллык печәнне 3 июньдә чаба башлаганнар, эш темплары югары: 2832 тонна сенаж салынган инде. Эшчеләр Владимир Краснов, Олег Баринов, Алексей Якимов бернинди дә өзеклекләргә юл куймый. "КамАЗ" шоферлары Илья Федоров, Владик Малов, Юрий Галкин иртәнге сәгать алтыдан төнге унбергә кадәр кырдан ваклатылган үлән ташый. Егетләрнең берсе дә эштән курка торганнардан түгел, техника серен дә яхшы беләләр. Хезмәт хаклары да яхшы, ул башкарган эш күләменә карап түләнә.

Печән әзерләүчеләр яныннан басудан кайтканда без җәйге лагерьга да тукталдык. Монда да эшнең кызу чагына туры килдек, савымчыларның безнең белән иркенләп сөйләшеп торырга вакытлары юк.

Сыерлары әйтерсең лә өйрәтелгән: сауганнан соң ашыкмый гына капка янынна килеп басалар да, утарга чыгарып җибәрүләрен көтеп торалар. Әниләренә булышырга кызлары да килгән.

- Фермадан җәйге лагерьга күчкән көннәрдә кыенрак иде. Шуңа да иртәнге өчтән үк эшкә чаба идек. Миңа булышырга кызым да ияреп килгәләде, мәктәпкә дәресенә барып өлгерә иде тагын үзе,- ди машина белән сыер саву операторларының район бәйгесе җиңүчесе Мария Таймасова.

Мария белән Зинаида - килендәшләр. Икесе дә алдынгы савымчы. Ирләре Алексей белән Владимир да терлекчеләр. Зинаиданың быел Хуҗа Хәсән урта мәктәбен тәмамлаучы кызы Алиса дүртенче класстан башлап әнисенә ияреп кичке савымга йөри башлаган. Алиса оялчан кыз булып чыкты шул, фотога төшәсе килмәде. Бу көнне лагерьга Казанда эшләүче Наташа Черемесова да килгән иде. Ул да әнисе Валентинага булыша. Әнә шулай ярдәмләшеп эшлиләр биредә, балалар хезмәт сөючән булып үсә. Ә Хуҗа Хәсән савымчылары елның елына югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешеп эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хуҗа Хәсән авылы