Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Җитәкчеләр өчен укулар бара

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агропромышленность комплексы җитәкчеләре өчен Татарстанда агробизнес кадрларының белемнәрен күтәрү институты базасында укулар оештыра.

14-18 гыйнвар көннәрендә укуларда "Гөбенә" агрофирмасының Хуҗа Хәсән филиалы управляющие Валерий Поляков, "Заволжье" җәмгыятенең баш агрономы Илнур Сәлахов, "Яңа юл" хуҗалыгыннан баш агроном Финар Насыйров белемнәрен күтәрәчәк. Бер атналык курслар барышында аларга "Агропромышленность комплексының нәтиҗәлелеген үстерү юллары һәм Россиянең бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында җитәкчеләрнең роле" дип исемләнгән теоретик программа тәкъдим ителә. Укулар азагында алар аттестация үтәчәк, соңыннан аларга теоретик курсларны тәмамлау турында сертификат тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җитәкчеләр өчен укулар бара