Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Иван Егоров белән Николай Титов Кайбычта кыр эшләре барышы белән танышты

Кайбычта кыр эшләре белән танышырга "Ак барс" холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров белән аның урынбасары Николай Титов вертолетта килде.

Кунакларны "Заволжье" җәмгыятенең Борындык филиалының уҗым басуында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров, "Заволжье", "Алтын кырлар", "Гөбенә" агрофирмалары директорлары Айрат Фатыйхов, Рамил Каюмов һәм Юрий Осипов каршы алды.

Иван Егоров районда уҗым культураларының сакланышы, хуәалыкларда кыр эшләре башлануы белән кызыксынды. Альберт Рәхмәтуллин районда кыр эшләренә барлык хуҗалыкларның да керешүләрен, чәчүлек орлык, минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары белән тулысынча тәэмин ителгәнлеген, эш барышында проблемалар булмаячагын хәбәр итте.

- Вертолеттан кайда нинди техника, нинди эш белән шөгыльләнүе ачык күренә. Хәерле сәгатьтә, күмәк көч белән эшкә керешкәнсез, афәрин! Кыр эшләрен кыска срокларда, сыйфатлы итеп башкарып чыгарга язсын сезгә. Кайбычлыларның бердәм булып эшләвен алдагы еллар мисалыннан күреп яхшы беләбез. Форсаттан файдаланып, сезне, барлык кайбычлыларны районның туган көне белән котлыйм! - диде "Ак барс" холдинг компаниясе генераль директоры район башлыгына.

Кайбычтан соң кунаклар күрше Апас районына юл тотты.

"Заволжье" җәмгыятенең директор урынбасары Ильяс Габбасов әйтүенчә, хәзерге вакытта Кошман, Борындык, Бәрлебашы филиалларында утызга якын техника кырда эшли. Алар күпьеллык үлән, уҗым кырларына минераль ашлама кертә, тырмалый. Көннең икенче яртысында Зур Урсак филиалында арпа чәчә башлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч кырлары “Ак барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров Николай Титов “Заволжье” җәмгыяте