Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кайбыч игенче- механизаторлары бөртекле, бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыюны уңышлы төгәлләде

Районыбыз игенче- механизаторлары Республика көнен югары хезмәт уңышлары белән каршылый. Алар бөртекле, бөртекле- кузаклы культураларны урып- җыюны уңышлы төгәлләде.

Район буенча бөртекле, бөртекле- кузаклы культуралар барлыгы 26260 гектар мәйданда игелгән иде. Амбарларга барлыгы 47255 тонна гәрәбәдәй ашлык салынды.

Җыеп алынган уңышның иң саллы өлеше өч агрофирма исәбендә. "Алтын кырлар"да ул - 13968, "Заволжье"да - 13682, "Гөбенә"дә - 10686 тонна тәшкил итә. Елның чагыштырмача коры килүенә карамастан, район буенча бөртеклеләрнең уңдырышлылыгы -уртача 18 центнер. "Зур Колаңгы", "Алтын кырлар", "Гөбенә", "Заволжье" җәмгыятьләрендә ул уртача район күрсәткеченнән югарырак. Аерым культураларны алганда, "Заволжье" җәмгыяте арышның һәр гектарыннан 44,87әр, "Подберезье" җәмгыяте - 29,34, "Алтын кырлар" - 28,92 шәр центнер уңыш алуга иреште.

Хәзерге вакытта хуҗалыкларда киләсе ел уңышына нигез салу бара. 29 августка барлыгы 1000 гектарда арыш, 6500 гектарда көзге бодай, яшел конвейер өчен 1443 гектар мәйдан чәчелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев