Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кайбыч районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы итеп Фиргать Басыйров билгеләнде

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры боерыгы нигезендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы итеп Фиргать Басыйров билгеләнде.

Яңа җитәкчене коллективка тәкъдим итү җыелышына барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләр чакырылган иде. Район башлыгы Альберт Рәхмә­туллин үз чыгышында:

- Авыл хуҗалыгы - Кайбыч өчен иң мөһим тармакларның берсе. Шуңа да яңа җитәкчегә без зур өметләр баглыйбыз. Кадрлар алыштыру мәсьә­ләсе буш җирлектә генә барлыкка килмәде."Ак Барс Кайбыч-1" (элеккеге "Заволжье") җәмгыяте җи­тәкчесе хәзер үз эшен Югары Ослан районында гына дәвам итә. Аның урынына без "Ак Барс Кайбыч-2" нең директоры Рамил Каюмовны тәкъ­дим иттек. Ул җитәкчелек иткән җәмгыятькә авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе начальнигы Риф­кать Басыйров килде. Дөрес, аның бай эш тәҗ­рибәсе, осталыгы район өчен дә кирәк иде. Ничә еллар дәвамында аграр тармакта эшләп, ул үзен оста оештыручы, чын җитәкче итеп танытты. Әмма бу җәмгыятьтә дә аның Кайбыч данын кү­тә­рүдә тырышып эшләячәгенә шигем юк. Өстәвенә, гаилә династиясе дәвам итә: районның төп аграрие итеп аның улы Фиргать билгеләнде, - диде.

Район башлыгы Рифкать Басыйровка намуслы, тырыш хезмәте өчен Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бү­ләген тапшырды. Әлеге җыелышта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марат Җаппаров та катнашты. Ул да Кайбыч хезмәтчәннәренә уңышлар теләде.

- Кайбычтагы үзгәреш­ләр авыл хуҗалыгы тармагын тагын да нәтиҗәлерәк итәр, дип ышанам. Хөкү­мәтнең аграр тармакка зур игътибар бирүе юкка гына түгел. Авыл - илне яшәтә. Кадрлар әзер­ләүгә дә җитди карыйбыз. Аграр университет, ветеринария медицинасы академиясендә укып, туган якларына кайтырга теләүче студентларга хуҗалык килешү нигезендә биш мең сум, шуңа өстәп министрлык биш мең сум субсидия түли ала. Бу мөмкинлекне сезгә дә кулдан ычкындырмаска кирәк. Авылга кайткан яшь белгечләр, яшь гаиләләргә йорт төзү программасы да гамәл­дә, - диде ул.

Ә Фиргать Басыйров мо­ңа кадәр "Кайбычагрохимсервис" җәмгыяте директоры урынбасары булып эшләгән. Аның инженер, филиал управляющие булып эшләү тәҗрибәсе дә бар.

- Миңа күрсәткән ышанычыгызны акларга тырышырмын, - диде ул.

Яңа билгеләнгән җитәкчеләрнең барысы да авыл хуҗалыгы өлкәсендә сыналган инде, яңа вазифа алар өчен дәвамлы шө­гыль генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе начальнигы итеп Фиргать Басыйров билгеләнде