Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кайбыч районы терлекчеләре 29 октябрьгә барлыгы 53378 тонна сөт җитештергән

Еш яуган яңгырлар кыр эшләрен тоткарлый. Район хуҗалыкларында техник культуралар уңышын җыеп алу дәвам итә.

Быел район буенча кукуруз барлыгы 3519 гектарда игелде. Аның 1680 гектары "Гөбенә"гә, 1290ы "Алтын кырлар"га, 469ы "Заволжье" җәмгыятенә, 80 гектары "Яңа юл" хуҗалыгына туры килә. 29 октябрьгә барлык мәйданнарның 2926 гектарында уңыш җыеп алынган. Барлыгы 27927 тонна силос салынган. Бу планда каралганның 46,5 процентын тәшкил итә. Аерым алганда, "Гөбенә"дә - 11089, "Алтын кырлар"да - 10722, "Заволжье"да - 5706, "Яңа юл"да 410 тонна силос салынган.

Шикәр чөгендере алу "Заволжье" җәмгыятендә төгәлләнде, биредә татлы тамырны Буа шикәр заводына ташу дәвам итә. "Гөбенә"дә 800 гектар мәйданның 284, "Алтын кырлар"да 134 гектары калган. "Гөбенә"дә дә аны үз көчләре белән кабул итү пунктына ташыйлар. Шикәр чөгендеренең уңдырышлылыгы һәр гектардан 426 шар центнер тәшкил итә. Район буенча тапшырыласы шикәр чөгендере хәзергә 67203 тоннага туры килә.

Районыбыз терлекчеләре 29 октябрьгә барлыгы 53378 тонна сөт җитештергән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2197 тоннага күбрәк. Кайбычлылар бер сыердан уртача көнлек савым буенча республикада дүртенче урында бара. Барлык җитештерелгән сөтнең саллы өлеше, төгәлрәге 23120 тоннасы, "Гөбенә" агрофирмасына туры килә. Әлеге продукт "Алтан кырлар"да 18005, "Заволжье"да 10263 тонна тәшкил итә. Җәмгыятьләрдә, "Яңа юл" хуҗалыгында бер сыердан уртача 16,9 - 11,9 ар килограмм сөт савылганда, "Чекмарев"та ул нибары 4 килограмм тәшкил итә. Шуның белән гомуми нәтиҗәгә тискәре йогынты ясыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы терлекчеләре 29 октябрьгә барлыгы 53378 тонна сөт җитештергән