Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кайбыч сөт саву буенча алда бара

Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында видеорежимда узган киңәшмәдә Кайбычны сөт саву буенча алдынгы районнар исемлегендә атадылар.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикада авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә тукталды. Республикада көн саен 2600 тонна сөт җитештерелә. Сөтчелек буенча югары күрсәткечләргә ирешүчеләр арасында ул Әтнә, Саба, Балтач, Кайбыч, Кукмара һәм башка районнарны атады. Кайбычта бер сыерның көнлек савымы 14, ә республика буенча ул 10, 9 килограмм тәшкил итә. Министр әйтүенчә, республикада сөт җитештерү узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11 процентка, ягъни 5,2 тоннага арткан. Шул ук вакытта 15 муниципаль районда бер сыерга көнлек савым 10 килограммнан да кимрәк.

Министр сүзләренә караганда, республикада кабан дуңгызлары саны биш меңгә якынлашкан. Хәзер аларга ау сезоны ачылган. Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, африка чумасын профилактикалау максатында атылган кабан дуңгызларына лаборатор тикшерүләр уздыру зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч сөт саву буенча алда бара