Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кайбыч терлекчеләре сөт саву буенча республикада өченче урында

Республика районнары арасында Кайбыч терлекчеләре бер сыердан уртача савым буенча өченче урында бара. Терлекчеләребез хәзерге вакытта көн саен 62,9 тонна сөт җитештерә. Бер сыерга 16,2 килограммга туры килә.

Районның бу уңышына "Гөбенә", "Алтын кырлар", "Заволжье" җәмгыятьләре терлекчеләре саллы өлеш кертә. "Гөбенә"дә уртача көнлек савым 27500, "Алтын кырлар"да - 20441, "Заволжье"да 11823 центнер сөт тәшкил итә. "Алтын кырлар" җәмгыяте терлекчеләре районда беренчеләрдән булып малларын җәйге лагерьлардан фермага күчерде. Биредә хәзер бер сыерга уртача көнлек савым 15,3 килограмм. Җәмгыятьнең Багай филиалы фермасында бу сан 15,8 килограммга тигез. Филиал управляющие Юрий Кочнев әйтүенчә, биредә барлыгы 372 баш савым сыеры исәпләнә. Аларга барлыгы 8 савымчы хезмәт күрсәтә.

Филиалның алдынгы савымчылары (рәсемдә сулдан уңга) Валентина Тарабурская, Светлана Левина, Татьяна Партнова һәм Елена Сидорова гомуми күрсәткечне үстерү өстендә зур тырышлык куеп эшли. Җәмгыятьнең барлык фермаларында да ремонт эшләре төгәлләнгән, һәр терлекчелек бинасында чисталык, тәртип хөкем сөрә.

Багайлыларның тырыш хезмәте турында тулырак газетаның киләсе саныннан укый алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч терлекчеләре сөт саву буенча республикада өченче урында