Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кайбычлар Казан халкын шатландырдылар

Республикада көзге ярминкәләр башланды. Шәһәр халкын авылда җитештерелгән азык-төлек белән тәэмин итү максатында оештырылган ярминкәләрдә Кайбыч уңганнары да ел саен катнаша. Безнең төбәктә уңган-булган халык яши: малын да асрый, яшелчәсен, җиләк- җимешен дә үстерә. Шәһәр халкына тәкъдим итәрлек ите дә, сөте дә, яшелчәсе дә, балы да бар.

Узган шимбәдә район агрофирмалары, "Яңа юл" хуҗалыгы, Кошман, Борындык, Мөрәле авыл җирлекләре, Мәлки авыл кулланучылар, "Кайбыч кооператоры" җәмгыятьләре, Кайбыч икмәк пешерү комбинаты, Кайбыч урман хуҗалыгы, шәхси эшмәкәрләр, 27 машинага товар төяп, Казанга юл тотты. Кайбычлылар бу көнне Югары Ослан, Мамадыш, Лаеш районнары хезмәтчәннәре белән бергә Адоратский урамындагы базарда сату итте.

Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та ярминкәгә килде. Сәүдә рәтләре белән аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьә­ләләре буенча урынбасары Илдус Гайнуллин таныштырды.

- Кайбычлылар елның-елына ярминкәләргә җитди әзерлек белән килә. Бүген дә Казан халкын шатландырдыгыз, - диде министр.

- Ярминкәдә бәяләр дә чагыштырмача арзан. Сөтнең литры - 20, итнең килосын - 220, бәрәңгене - 10, бодайны - 8, балны 1200 сумнан гына саталар. Авыл халкына рәхмәтебез зур, - дип сүзгә кушылды Әминә апа.

- Ярминкәдә 1 миллион 700 мең сумлык товар саттык. Көннең салкын булуына, җепшек кар явып торуына карамастан, сәүдә яхшы барды, - диде авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсенең авыл хуҗалыгы продукциясен хәзерләү һәм сыйфат буенча бүлек начальнигы Илфат Шәрәфиев.

Дүшәмбе көнне район Советында үткән киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Казан шәһәрендә ярминкәдә катнашучыларның барысына да олы рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлар Казан халкын шатландырдылар