Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кайбычта көзге чәчү 10 сентябрьгә төгәлләнергә тиеш

Әкренләп көзгә кереп барабыз. Хәзер терлекчелек белгечләре малларны җәйге лагерьларга күчерү мәшәкате белән йөри. 22 августта Корноуховода хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар, ветеринария врачлары, зоотехниклары катнашында киңәшмәдә малларны 1 сентябрьдән күчерә башлау бурычы куелды.

Фермалар малларны кабул итәргә әзерме соң? Бу җәмгыятьнең барлык терлекчелек биналарында да ремонт узган, ферма тирәсенә иркен утарлар ясалган. Районның баш аграрие Рифкать Басыйров әзерлекләренә югары бәя бирде:

- Киңәшмә булган өчен ге­нә шундый тәртип урнаштырганнар, дип уйламагыз. Бу - көндәлек, максатчан алып барылган хезмәт нәтиҗәсе. Мондый тәртип башка хуҗалыкларда да булырга тиеш. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин инде күптән фермаларны 1 сентябрь­гә кадәр тиешле тәртипкә китерү бурычын куйган иде.

- Райондагы фермаларның күбесенә дезинфекция ясалган, стеналары агартылган. Шулай да ара­­да ремонт төгәллән­мә­гән хуҗалыклар бар әле. Аларга эшне тизләтергә кирәк. Чөнки малларны 1 сентябрьдән ярымаран ысулы белән асрауга күчерәбез, - дип белдерде авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге начальнигы Рафаэль Сөн­гатуллин.

Рифкать Басыйров хуҗалыкларда сөт җитеште­рү­гә, терлек азыгы хәз­ер­­ләү­гә анализ ясады, бөр­текле­ләрне урып-җыю­ны төгәлләгән хуҗалык җи­тәкчеләренә рәхмәт белдерде.

Көзге чәчү дәвам итә

Киңәшмәдә катнашучылар Корноуховодан ерак булмаган кырда көзге чәчү барышы белән дә танышты.

- Күргәнегезчә, басу сыйфатлы эшкәртелгән, чәчү дә оешкан төстә бара. Бу кыр көзге чәчүне ничек алып баруның эталоны, дип әйтсәм дә, ялгыш булмас. Югыйсә, кайбер "акыллы башлар" туфракны БДМ белән генә эшкәртеп, көзге культуралар чәчә, бер-ике атнадан бу кырны чүп үләннәре басып китә. Ә монда туфрак берничә кат эшкәртелә, тигезләнә, чәчкәннән соң да катоклана. Үзегез кү­рәсез, кыр тип-тигез кала. Бу җәмгыятьтә пар җиренә чәчелгән культураларга - 50, урып-җыюдан соң эшкәртелгән кырларга гектарына 100 килограмм исә­беннән минераль ашламалар кертелә, - дип искәртте Рифкать Басыйров.

- Узган елларда кайбер җитәкчеләр көзге чәчүгә җиңел карады. Туфракны БДМ белән генә эшкәртеп чәчү­челәр булды. Бу кырларны чүп үлә­не басуга, уңдырышлылык түбәнә­югә китерә. Шуңа да агрономнар контрольне кө­чәй­тергә бурычлы. Без­дә көзге чәчү 10 сентябрь­гә тө­гәлләнергә тиеш, - диде идарәнең үсемлекчелек буенча консультанты Илһамия Нигъмәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта көзге чәчү 10 сентябрьгә төгәлләнергә тиеш