Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кайбычта татлы тамырны шикәр заводларына ташу дәвам итә

Агрофирмаларда 2879 гектар мәйданда игелгән шикәр чөгендере алынып бетте, кабул итү пунктларына ташу дәвам итә.

"Заволжье" җәмгыяте шикәр чөгендерен тапшыруны тулысынча төгәлләде. Алар барлыгы 41781 тонна уңыш алды. Быел уңыш узган елларга караганда шактый күбрәк, шуңа күрә Буа шикәр заводы гына татлы чималны кабул итеп өлгерә алмый. Шул сәбәпле, чөгендерне 360 чакрым ераклыктагы Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районындагы шикәр заводына ташырга туры килә. "Гөбенә" агрофирмасы барлыгы 32800 тонна татлы тамыр уңышы җыеп алды, 5 декабрьгә шуның 15335 тоннасын тапшырырга өлгергән. "Алтын кырлар" җәмгыяте әлегә ташый башламаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта татлы тамырны шикәр заводларына ташу дәвам итә

2
X