Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кайбычта технология елы

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу елны терлекчелектә технология елы дип игълан иткән иде. Бүген "Яңа юл" хуҗалыгында, "Заволжье" җәмгыятенең Борындык, Зур Урсак, Мөрәле филиалларында агрофирмаларның җитештерү буенча директор урынбасарлары, ветеринария врачлары, зоотехниклары катнашында үткән киңәшмәдә технология таләпләренең үтәлешен карадылар.

Киңәшмәне алып барган район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров әйтүенчә, "Гөбенә" агрофирмасыннан кала, район хуҗалыкларында технология таләпләре тулысынча үтәлә дип әйтеп булмый. Киңәшмә "Яңа юл" хуҗалыгыннан башланды. Биредә барлыгы 335 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 100 башы савым сыерлары. Бүгенге көндә һәр сыердан уртача көнлек савым 18 килограмм тәшкил итә.

"Заволжье" җәмгыятенең Борындык филиалында мөгезле эре терлекләр саны- 440. Биредә бер сыерның көнлек савымы 12,1, ә Зур Урсак филиалында - 15,6 килограмм. Киңәшмәдә катнашучылар терлекчелек объектларында малларны ашату, технология таләпләре белән танышты. Рифкать Нуруллович әйтүенчә, хуҗалыкларда терлек азыгы җитәрлек, белгечләр дә бар, ләкин малларны асрау технологиясе тиешенчә үтәлми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев