Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Комбайнер Александр Куприянов игенче һөнәре турында балачактан хыялланган

Озакка сузылган яңгырлардан соң көннең ачылып китүен түземсезлек белән көтте игенчеләребез. Урак башлангач көнаралаш диярлек яуган яңгырлар зур чыгымнар түгеп үстерелгән уңышны җыеп алырга комаучаулады.

Аяз көнне игенчеләр корыч атларын бер минутка да туктатмый. Багай авылы кырында эшләүче ком­байнчы Александр Куприяновны да озак тоткарламаска тырыштык. Егерме елга якын механизатор булып эшләүче Александрның урып- җыю­да егерменче сезоны.

- Без, авыл малайлары, кечкенәдән техникага тартылдык. Әтием Геннадий да озак еллар комбайнчы булып эшләде. Техникага, игенче һөнә­ренә омтылыш та әтидән күчкәндер. Мәктәптә укыган елларда ук әти янында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлаган идем. Игенче һөнәрен сайлавыма бер дә үкенмим, туган авылым кырларын кыр корабында иңләү үзе бер бәхет, - диде Александр үсмер чакларын искә алып.

- Көндә яуган яңгырлар игенчеләрне хафага са­ла. Александр Куприянов кебек тынгысыз егетләребез һәр минутны файдаланып калырга тырыша. Алар бер сменага 25-30 ар гектар мәйданда ашлык суктыра, югалтуларга юл куймый. Мондый егет­ләр белән эшләве дә кү­ңелле, - дип сүзгә кушылды җәмгыятьнең баш агрономы Рәис Минһаҗиев.

Александр суктырган ашлыкны тормыш иптәше Надежда ындыр табагында чистартып, киптереп урнаштыруда катнаша. Хезмәт сөючән, тырыш гаиләдә ике кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Тәҗрибәле игенче, хезмәт ветераны Геннадий ага бүген дә улына акыллы киңәшләре белән ярдәм итә. Александр Куприянов районның алдынгы комбайнчылары сафында атлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Комбайнер Александр Куприянов игенче һөнәре турында балачактан хыялланган Кайбыч районы