Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кыр батыры

"Гөбенә" агрофирмасы игенче-механизаторлары бөртекле, бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыюны төгәлләп килә.

Биредә бөртеклеләр барлыгы 4774 гектар мәй­дан­ били. 9 августка барлык мәйданның 83,66 процентында эш башкарылган. Агрофирма буенча уңдырышлылык 24 центнерга якын, ындыр табакларына барлыгы 8864 тонна ашлык кайткан.

Урып-җыю эшләрендә комбайнчылар вакыт бе­лән исәпләшмичә, ару-талуны белми эшли. Алар арасында "Акрос" комбайнын иярләгән Илья Зыков та бар. Тәҗрибәле механизатор комбайнда дүртенче сезонын гына эшләсә дә, бу маркадагы комбайнчылар арасында алдынгылар рәтендә ба­ра. Ярдәмчесе Петр Краснов белән бергә алар урак башыннан 7145 центнер ашлык суктырырга өлгергән. Узган ат­на нәтиҗәләре буенча Илья Зыков (рәсемдә уңнан икенче) экипажы "Акрос" комбайнында эшләүчеләр арасында беренче урынны яулады. Муниципалитет җитәкчесе Альберт Рәх­мәтуллин аларга рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырган иде.

Илья Аверьянович Мәлки авылында туып-үскән. Соң­гы елларда Иске Тәр­бит филиалы управляющие машинасын йөртә. Өч ел рәттән улы Александр белән эшләгән. Узган елда "Акрос" комбайнында барлыгы 25543 центнер ашлык суктырганнар. Тормыш иптәше Роза Алексеевна агрофирманың Мәл­ки филиалында бухгалтериядә эш­ли. Зыковлар гаиләдә ике ул, бер кыз үстер­гән­нәр. Хәзер алар үз гаилә­ләре белән Казан шәһә­рендә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кыр батыры “Гөбенә” агрофирмасы игенчемеханизаторлары

2
X