Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кыр эшләре тукталмый

Районыбыз игенче-механизаторлары бөртекле, бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыюны төгәлләде.

Хәзерге вакытта район басуларында терлек азыгы әзерләү, туңга сөрү, көзге чәчү өчен туфрак әзерләү, көзге культуралар чәчү, яшел конвейер өчен арыш чәчү эшләре бара. Район буенча барлыгы 8457 тонна печән, 59499 тонна сенаж, 9830 тонна салам әзерләнгән. Сенаж салуда алдынгы булган "Гөбенә" агрофирмасында 20500 тонна әзерләнгән. План үтә­леше 106 процент тәшкил итә.

Туфракны туңга эшкәртүдә дә гөбенәлеләр җитезлек күрсәтә - барлык мәйданнарның 66 процентында эш башкарылган. Көзге культуралар чәчеләчәк 2960 гектар мәйданны тулысынча эшкәртергә өлгергәннәр. Район буенча арыш чәчү 94, көзге бодай чәчү 78,8 процентка үтәлгән. Яшел конвейер өчен барлыгы 1313 гектар мәйданда арыш чәчелгән.

"Гөбенә", "Алтын кырлар" җәмгыятьләрендә татлы тамыр алу дәвам итә. "Гөбенә"дә барлык мәйданның 35,1, "Алтын кырлар"да 53,5 проценты алынган. "Гөбенә"дә уңдырышлылык һәр гектардан уртача 270 центнер булса, "Алтын кырлар"да ул 300 центнер туры килә. "Заволжье" җәмгыятендә шикәр чөгендере алуга керешмәгәннәр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы урыпҗыю төгәлләнде