Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Маллар көтүгә чыкты

Язгы кыр эшләре барган чорда, терлекчелек тармагы икенче планда калырга тиеш түгел. 7 майда "Алтын кырлар" җәмгыятенең Багай филиалында агрофирмалар, хуҗалыклар җитәкчеләре, ветеринария врачлары, зоотехниклары, ферма мөдирләре катнашында үткән киңәшмәдә нәкъ шул фикер яңгырады.

"Алтын кырлар" җәмгыятенең Багай филиалында хәзерге вакытта барлыгы 608 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 302се - савым сыерлары. Бүгенге көнгә һәр сыердан көнлек савым 15,5 килограмм. Узган елның шул ук чорында ул 12,1 килограмм булган. Май аенда биредә 6 баш бозау алганнар, тагын 21 бозау көтелә. Май башыннан ташлаткан сыерлар, савым сыерлары, таналар, алты айга кадәрге бозаулар көтүгә куыла. Шуңа карамастан, кышкы рацион буенча ашатуларын дәвам итәләр.

Киңәшмәне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин алып барды. Ул киңәшмәләрнең элеккечә еш булмаячагына басым ясады. "Кыр эшләре баруына сылтау ясап, җитәкче фермага юлны онытырга тиеш түгел. Көнгә бер тапкыр савымчылар белән очрашып, аларны борчыган мәсьәләләрне ачыкларга, хәл итү юлларын табарга тиеш", - диде район башлыгы.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров әйтүенчә, барлык хуҗалыкларда да малларны көтү оештырылган. Бозаулату бүлеген­дә­ге сыерлар һәм яшь бозауларны көтүдә йөртү кирәкми. Ул шулай ук янгын куркынычсызлыгы таләбе буенча ферма тирәләрен чүп- чардан, саламнан арындыру, фермаларда ремонт, агарту эшләрен башлау кирәклегенә тукталды. Багай филиалындагы терлекчелек объектларын карап чыкканнан соң, киңәшмә үз эшен Багай мәдәният йортында дәвам итте. Биредә Рифкать Нуруллович 24нче форма буенча һәр агрофирмада, хуҗалыкта быелның беренче кварталында башкарылган эшләргә тулы анализ ясады. "Яңа юл" җитештерү-кооператив крестьян хуҗалыгы механизаторлары сабан культураларын чәчүне төгәлләгән. Ул хуҗалык хезмәтчәннәренә рәхмәтен җиткерде.

Йомгаклау чыгышында район башлыгы кыр эш­лә­ренең сыйфатына зур игътибар бирүне, эшчеләргә хезмәт хакын вакытында түләү, бозаулаган таналарны савырга фермада өйрәтү кирәклегенә басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек язгы кыр эшләре