Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Малларның кадерен беләләр

Язның икенче көнендә Кайбычка ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эшлекле визит белән килде. Ул районда иң эреләрдән саналган "Гөбенә" агрофирмасының Чүти, Иске Тәрбит, Хуҗа Хәсән фермаларында малларны кышлату барышы белән танышты.

Биредә министрны муниципаль район башлыгы Җәүдәт Гаффаров, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров, "Гөбенә" агрофирмасы ди­ректоры Альберт Рәх­мәтуллин, терлекчелек белгечләре каршы алды. Марат Готович савымчылар, бозау караучылар белән очрашуында эш шартлары, хезмәткә тү­ләү, хезмәт хакының үз­вакытында бирелүе белән кызыксынды. Боларның барысы да җитештерүчәнлеккә уңай йогынты ясаучы факторлар.

Министр Чүти филиалының ясалма орлыкландыру технологы Рәшит Зө­бәеровтан сыерларның баш саны, күпме бозау алынуы, ветеринария врачы Харун Бикбовтан аларның сакланышы турында сорашты, ашату рационы белән кызыксынды. Биредә бер сыердан уртача 19,7, ә агрофирма буенча 20,8 килограмм сөт савалар. Узган җәйнең мөмкинлекләрен кулдан ычкындырмыйча, терлек азыгын җитәрлек дәрәҗәдә әзерләп калдырган агрофирмада кыш­лату чорын чагыштырмача җиңел уздыралар. Азыгы барның кышы кыска, дип юкка гына әйт­миләр шул. Кайсы гына фермага барып кермә, улакларда азык тулы, те­рлекчеләрнең дә кәефе яхшы.

Марат Әхмәтов "Гөбенә" агрофирмасы җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллинга киләчәктә нәселле таналар үрчетеп сатарга тәкъ­дим итте. Моның өчен мөмкинлекләре җитәрлек аларның, иң мөһиме - хезмәт сөючән халкы бар. Министр очрашу ахырында кышлату чорыннан канәгать булуын белдерде һәм алга таба да шулай терлекләрнең кадерен белеп эшләргә киңәш итте. Бу эшчәнлеккә куелган иң югары бәя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Гөбенә” агрофирмасы

2
X