Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Механизатор Илшат Габидуллин кырда егерменче язын каршылый

"Яңа юл" җитештерү кооператив крестьян хуҗалыгы игенче механизаторлары ел саен язгы кыр эшләрен беренчеләрдән булып башлап җибәрә.

Быел да алар бу күркәм традициягә тугры калды. 16 апрельдә хуҗалыкның алдынгы механизаторы Рәмис Бикбов "МТЗ- 1221" тракторында күпь­еллык үлән, уҗым культуралары басуына минераль ашлама кертә башлады. Икенче көнне Илшат Габидуллин "МТЗ- 1221" тракторына тагылган тырмалау агрегаты белән 65 гектар мәйданны биләгән уҗым бодае кырын тырмалауга кереште. Илшат туган авылы кырларында егерменче язын каршылый.

Илдус Хәмидуллин, Радик Гый­ләҗев агрегатлары да күпьеллык үлән басуын тырмалауга кереште.

Хуҗалык игенчеләренең эше белән танышырга килгән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров яңа юллыларга уңышлар теләде.

- Башкарылган эшнең сый­­фатына игътибар итү за­рур. Туңга сө­­рел­гән җир­ләрдә дым саклау- мөһим агротехник чараларның берсе. Баш инженер, техника куркынычсызлыгы буенча җаваплы кешеләр механизаторлар белән инструктаж үткә­рүгә аеруча җитди карасын иде. Безнең өчен кеше гомере - иң кадерлесе, - диде районның баш аграрие.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбицы Механизатор Илшат Габидуллин “Яңа юл” җитештерү кооператив крестьян хуҗалыгы