Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Министр уңай бәяләде

Районыбыз басуларында игелгән 4145 гектар мәйдандагы шикәр чөгендеренең 20 сентябрьгә 973 гектары алынган. Бу барлык мәйданның 23,5 процентын гына тәшкил итә. Димәк, эш темпларын икеләтә арттыру зарур.

16 сентябрьдә районга эшлекле визит белән кил­гән ТР Премьер-минист­ры урын­басары - авыл хуҗалыгы һәм азык-тө­лек министры Марат Әхмәтов татлы тамыр алу барышы бе­лән танышты. "Заволжье" җәмгыятенең Бортас авылы басуында аны муниципаль район башлыгы Җәү­дәт Гаффаров, "Ак Барс" холдинг кампаниясе генераль директорының авыл хуҗалыгы мәсьәлә­ләре буенча урынбасары Николай Титов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ида­рә­се начальнигы Рифкать Басыйров, "Заволжье" җәм­гыяте директоры Айрат Фатыйхов, Буа муниципаль районы башлыгы Ра­фаэль Әбүзәров каршы алды.

Кайбычлылар үстергән ши­кәр чөгендеренә министр югары бәя бирде. Ул бу кырдан күпме уңыш алынуы, югалтуларга юл ку­елмавы, эш оештырылышы, техниканың ничек эшләве белән кызыксынды. Айрат Шәһитович әй­теп узганча, бу кырдан һәр гектардан уртача 320 шәр центнер татлы тамыр алына. Эш тәүлек әй­ләнәсенә оештырылган. Ләкин Буа шикәр заводының эш вакыты чикле, шуңа күрә басудан чимал билгеле сә­гатьләрдә генә озатыла.

Николай Титов сүзләренә караганда, холдинг карамагында 18 "Ropa" чөгендер алу комбайны бар, алар Иделаръягы район­нарына алтышар итеп бү­ленгән. Комбайннар ватылса, ремонт бригадасы аларны тиз арада саф­ка бастыру өчен тырыша.

Соңгы көннәрдә явып узган яңгырлар чөгендерчеләр эшендә өстәмә тоткарлыклар тудырды. Көз яңгырларга бай инде ул. Шуңа да аяз көннең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланырга кирәклеге кат-кат әйтелде. Шушы комбайннар "Гө­бенә", "Алтын кырлар" җәмгыятьләрендә дә шикәр чөгендере алачак.

Министр шикәр чөгендере комбайнчыларын "Ropa" комбайнында эшли белү­че җирле механизаторлар белән алыштырып, эшне тәүлек әйләнәсендә алып барырга тәкъдим итте.Чөнки комбайнчылар тимер түгел, аларга да ял кирәк. Кайбычтан Марат Әхмәтов вертолетта Буа районыда юнәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев