Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Надеждинодан бертуган Туртыгиннар нәсел эшен дәвам итә

Якташ шагыйребез Шәүкәт Галиев язганча: "Йоклый алмый ята игенче: "Яңгыр юк... Яңгыр юк...Яңгыр юк..." Күңелендә шом. Йоклый алмый ята игенче: "Яңгыр ява! Яңгыр ява! Шатлык!"

Кайбыч игенчеләрен дә башта корылык сынады. Ә инде урак чорында болыт ияләшеп, көннәр яң­гырларга киткәч, кырдагы иген өчен борчылды. Җәй­ге көнгә ышаныч юк, механизаторлар шуңа да хәзер аяз көннәрдә кояш белән бергә уяналар да, караңгы төшкәнчегә кадәр иген уралар. Надеждино авылыннан комбайнчы Вячеслав Туртыгин да шулай. Быелгы урак аның өчен егерменчесе. Шушы еллар эчендә бай тәҗ­ри­бә туплаган ул, иген үстерүнең җаен белә. Ульянково урта мәктәбен тә­мам­лаганда ук тракторчы таныклыгы алып чыккан егетнең туган авылында каласы көн кебек ачык булган. Игенче һөнәренә мәхәббәт озак еллар буена механизатор булып эшләгән әтисе Юрий Сергеевичтан күчкән. Энесе Дмитрий белән кечкенә­дән әтиләре янында тимер-томыр арасында кай­нашып үс­кән алар. Мәктәп елларында җәйге каникуллар вакытында башка яшьтәшләре кебек йокы симертеп ятмаганнар, әтиләре янында ком­байнчы ярдәмчесе булып беренче хезмәт чыныгуы алганнар. Хәзерге вакытта икесе дә туган ягы кырларында иген игә.

- Бертуган Туртыгиннар - хуҗалыгыбыз горурлыгы. Вячеслав район комбайнчылары арасында ал­дын­гы урында бара. Ярдәмчесе Дмитрий да тө­шеп калганнардан түгел, булдыра. Аның да аерым комбайнда эшләп, беренчелекне үз кулында тоткан чаклары бар. Хәзер алар икесе бер комбайнны иярли, - ди баш агроном Рәис Минһаҗиев.

Абыйлы-энеле комбайнчылар ашлык суктыру буенча районда беренчелекне үз кулларында нык тота.

Көнозынга сузылган авыр хезмәттән соң Вячеслав өенә ашыга. Анда аны тормыш иптәше Валентина, кызлары Екатерина һәм Мария көтә. Валентина да абруйлы һөнәр иясе, ул Надеждино авылында яшәүчеләргә почта тарата. Олы кызлары Екатерина быел югары уку йортын тәмамлаган, юрист булып эшләргә җыена. Марияләре дүр­тенче класска бара. Үрнәк гаилә, диләр Туртыгиннар турында. Хезмәт ярат­каннар башкача яши алмыйдыр ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Надеждинодан бертуган Туртыгиннар нәсел эшен дәвам итә

2
X