Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Орлыкны дөрес саклау – югары уңыш нигезе

Орлыкчылык, авыл хуҗалыгының махсус тармагы буларак, уңдырышлылыкны һәм продукциянең сыйфатын арттыруда, илнең азык-төлек белән тәэмин ителеш буенча иминлеген тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Әнә шуңа да "Россельхознадзор"ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тикшерүләр уздырганда орлыкчылык турындагы законнарның үтәлешенә зур игътибар бирә. Тикшерү нәтиҗәләре хуҗалыкларда орлыклык материалның еш кына...

Орлыкчылык, авыл хуҗалыгының махсус тармагы буларак, уңдырышлылыкны һәм продукциянең сыйфатын арттыруда, илнең азык-төлек белән тәэмин ителеш буенча иминлеген тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Әнә шуңа да "Россельхознадзор"ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тикшерүләр уздырганда орлыкчылык турындагы законнарның үтәлешенә зур игътибар бирә.

Тикшерү нәтиҗәләре хуҗалыкларда орлыклык материалның еш кына тиешенчә әзерләнмәгән амбарларда саклануын күрсәтә. Бу аеруча крестьян-фермерлык хуҗалыкларына хас. Анда түбәсеннән су үтүче складлардагы орлыклар дымлана һәм күгәрә. Югары дымлылык орлыклык материалга начар тәэсир итә. Орлыкка шулай ук амбар корткычлары (урман бете, амбар коңгызы) һәм кимерүчеләр дә (тычканнар, күселәр) зур зыян сала. Орлык саклау урыннарында бинаның аерым урыннарын, эчке җиһазларны һәм бинаны тулысынча чистарту, карау, дезинфекцияләү өчен шартлар булырга тиеш. Склад стеналарының югары өлешендә амбар корткычлары ояламасын өчен ярык, тишек-тошыклар барлыкка килүгә юл куймаска кирәк.

Орлыкларны саклаганда төрле культура һәм сортларны бергә кушу, чәчү һәм сорт үзлекләрен раслаучы документлары булмаган, Дәүләт стандартларына туры килмәгән орлыкларны салу очраклары да күзәтелә. Болардан тыш, күп кенә хуҗалыкларда орлыкларның исәбен алып бару буенча шнурланган китап тутырылмый. Орлыкларның уртача пробасын алу актлары дөрес тутырылмый, сортны күрсәтүче документның исеме, номеры, көне, контроль берәмлекләрне урнаштыру схемасы күрсәтелми, комиссия әгъзаларының имзасы куелмый. Әлеге таләпләр үтәлмәгән өчен хуҗалыклардагы җаваплы кешеләр административ җаваплылыкка тартыла. Кимчелекләрне бетерү өчен кисәтү кәгазе бирелә. Аның үтәлешен орлык контроле белгечләре аерым контрольгә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: орлыкчылык “Россельхознадзор”

2
X