Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Шикәр чөгендере табыш китерә

Урамда Раштуа салкыннары булса да, кояш барыбер нурларын мулрак чәчә башлады. Инде кышның яртысын кышладык, көннәр язга таба авышты. Бу инде игенче-механизаторларга язгы кыр эшләренә әзерлекне башлап җибәрергә дигән хәбәр дә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров әйтеп узганча, бар­лык хуҗалыкларда да 1 февральдән техника паркларында авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау башланачак. Әлегә игенче-механизаторларның күбесе ял итә. Шулай да быелгы ел уңышы өчен әзерлек эшләре башланды инде. "Ак Барс" агрохолдингы канаты астында эшләүче "Гөбенә", "Заволжье", "Алтын кырлар" җәмгыятьләрендә хәзер Каратун станциясеннән ашлама ташыйлар. 20 гыйнварда Казанда "Ривьера" күңел ачу ком­плексында Татарстан шарт­ларында шикәр чө­гендере игү мәсьәләлә­ренә багышланган агроконференция узды. Якташыбыз - Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры Петр Чекмарев катнашында үткән бу чарада "Щелково Агрохим" җәм­гыятендә җитештерелүче шикәр чөгендере гибридларының үзенчәлеге, орлыкчылыкның үсеше, авыл хуҗалыгы культураларын страховкалау мә­сьәләләре каралды. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ида­рәсе­нең җир эшләре буенча консультанты Рә­мис Хә­кимов һәм инвестор җәм­гыятьләренең агрономнары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шикәр чөгендере Раштуа салкыннары табыш