Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Сыерның сөте телендә

22 декабрьдә "Алтын кырлар" җәмгыятенең Багай филиалында агрофирмаларның, хуҗалыкларның баш зоотехниклары, ветеринария врачлары, ферма мөдирләре, ясалма орлыкландыру буенча технологлары катнашында үткән киңәшмәдә сүз сөт җитештерү темпларын арттыру хакында барды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров әйтеп узганча, ел төгәлләнергә санаулы гы­на көннәр калып бара. Хуҗалыкларда сөт җи­теш­терү буенча күрсәт­кеч­ләр мактанырлык тү­гел. Чөнки малларны тиешенчә ашату оештырылмаган. Сыерның сөте телендә, ашаган малда гы­на өмет бар дип юкка гы­на әйтмиләр шул.

- Быелгы җәйге чорда ике елга җитәрлек күләм­дә терлек азыгы хәзерләдек. Узган елдагы кебек Ульян өлкәсеннән үк терлек азыгы ташыйсы юк. Әмма булган азыктан тиешенчә файдаланмыйбыз. Терлек азыгын фер­ментлар белән баетып ашату җитми. "Гөбенә" җәмгыятенә тәүлекнең кайсы вакытында барсаң да терлекләр ашатылган, эчертелгән, каротинга бай ылыс та алларыннан өзел­ми. Шуңа да һәр сыердан 16 шар килограммга кадәр сөт савалар, - диде ул.

"Алтын кырлар" җәмгыятенең Багай филиалында малларны ашату рационы, терлекчелек продуктлары җитештерү турында ферма мөдире Владимир Дмитриев сөйләде. Монда һәр сыердан уртача көнлек савым - 10,5 килограмм.

"Эмбрион" җәмгыяте җи­тәк­чесе Нәгыйм Сибгатуллин хуҗалыкларда үрчем алуның торышына анализ ясады. "Заволжье" җәмгыятенең Мөрәле филиалында йөз сыерга бүлеп исәпләгәндә, нибары 58 баш бозау алынган. Бу - район буенча иң түбән күрсәткеч.

Район ветеринария бер­ләшмәсе начальнигы Шә­риф Гатауллин сыерларны бозаулауга әзер­ләү, яңа туган бозауларны ашату, карау тәртибе бе­лән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Алтын кырлар” Сыерның сөте сөт