Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгече Кайбыч игенчеләренең эшеннән канәгать калды

Язгы кыр эшләре тәмамлану белән игенченең эше дә бетә, дип уйлаучылар ялгыша. Чөнки көздән, язын чәчелгән культураларны чүп үләннәреннән, корткычлардан сакларга, кышкы чорга җитәрлек күләмдә терлек азыгы хәзерләргә кирәк.

Әле шушы араларда гы­на Кайбычтагы эш барышы белән танышырга кил­гән Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов авыл хез­мәт­чәннәреннән канәгать булуын белдерде. Бүген кайсы гына ху­җа­лыкка барып чыкма, анда тулы куәтенә эш кайный. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, баш аграрий Фиргать Басыйров белән берлектә ул Борындыкның козлятник чәчелгән кырында да булды. Биредә берничә көн элек урылган яшел массаны "МТЗ- 82" тракторына тагылган тырма белән теземнәргә салалар, аны икенче трактор рулоннарга төрә.

- Безнең җәмгыятьтә күпь­еллык үлән басулары 3941 гектар мәйдан тәшкил итә, - диде "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең беренче филиалы директоры Рамил Каюмов, эш барышы белән таныштырып. - Барлык кырларда да диярлек терлек азыгы әзерләү техникасы эшли. Куәтле техника эшне тиз тотарга ярдәм итә. Җәйге чорда кыш чыгарга җитәрлек терлек азыгы әзерли алырбыз, дип ышанам.

Ызандаш күршеләре - "Яңа юл" җитештерү хуҗалыгында да эш кайный.

- Әлеге хуҗалыкта игенчелек тармагына да, терлекчелеккә дә җитди карыйлар. Алар менә ничә ел инде борчак үстерү белән шөгыльләнә. Сенажга да һәр елны борчак яшел массасы салалар. Монда былтыргы азык запасы да бар әле. Терлекчелек тармагында да уңышлы эшләп килә­ләр, - дип, хуҗалыкка уңай бәясен бирде район башлыгы Альберт Рәхмә­туллин.

Министр урынбасары, барлык хуҗалыкларда да булып, механизаторларның хезмәт хакы, эш шарт­лары белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгы белгече Кайбыч игенчеләренең эшеннән канәгать кал...