Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Терлек азыгы әзерләү буенча Кайбыч яшел исемлектә

Терлек азыгы әзерләү буенча Кайбыч районы республика буенча беренче урында бара. Бүгенге көндә безнең районда бер баш шартлы терлеккә 9,1 центнер азык әзерләнгән. Бу республика буенча иң зур күрсәткеч. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында дүшәмбе көнне узган видеокиңәшмәдә азык әзерләү кампаниясе яхшы барган районнарны яшел исемлектә күрсәттеләр....

Терлек азыгы әзерләү буенча Кайбыч районы республика буенча беренче урында бара. Бүгенге көндә безнең районда бер баш шартлы терлеккә 9,1 центнер азык әзерләнгән. Бу республика буенча иң зур күрсәткеч.


Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында дүшәмбе көнне узган видеокиңәшмәдә азык әзерләү кампаниясе яхшы барган районнарны яшел исемлектә күрсәттеләр. Исемлек башында беренче булып Кайбыч тора иде. Ә арттагылар - кызыл исемлектә. Районыбыз игенче-механизаторлары һава шартларының коры булуыннан файдаланып, барлык көчне терлек азыгы әзерләүгә юнәлдерә. Корылык булган елларда терлек азыгы эзләп, Россиянең төрле төбәкләренә сәфәр кылган хуҗалыклар хәзер һәр мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска тырыша.

23 июньгә барлык күпьеллык мәйданнарының 9204 гектары урылган. Район буенча 3960 тонна печән, 31000 тонна сенаж, 126 тонна яфраказык әзер­ләнгән. Агрофирмалар бу эшкә аеруча зур игътибар бирә. "Ак Барс Кайбыч-3"тә 1009 тонна печән, 10436 тонна сенаж, 50 тонна яфраказык хәзер­ләнгән инде. Беренче филиалда печән запасы - 1064, сенаж - 6868, яфраказык - 35 тонна. Бу - һәр шартлы терлеккә бүлеп исәпләгәндә, 9,4 центнер азык дигән сүз. Икенче филиалда да тик ятмыйлар - печән - 975, сенаж - 9369, яфраказык 24 тонна хәзерләнгән. "Яңа юл" хуҗалыгы бер шартлы терлеккә 14,7 центнер азык әзерләргә өлгергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев