Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Терлекче дигән даннары бар

Узган якшәмбедә илебезнең авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Туган илебез табынын баетуга кайбычлылар да үз өлешен кертә.

Һәрбер хуҗалыкның үз эшен намус белән, күңел җылысын да кушып башкарган алдынгы игенче-механизаторлары, са­вым­чылары, терлекчеләре бар. Аларның авыл халкы, хезмәттәшләре арасында абруе зур. Шундый уңганнар, хезмәт алдынгылары узган атнада рес­публика күләмендә үткә­релгән Уңыш бәйрәмендә дә катнашты.

Районыбыз делегациясен илледән артык игенче-механизатор, терлекче, авыл хуҗалыгы белгечләре, җәмгыятьләр, район җитәкчелеге бер­ләштерде. Алдынгы терлекчеләрдән әлеге чарада "Заволжье" җәмгыятенең Борындык филиалы савымчысы Әлфия Биктаһирова, Закиров исемендәге җәмгыятьнең бозау караучысы Мөршидә Низаметдинова, "Алтын кыр­лар" җәмгыятенең Арыслан фермасы савымчысы Светлана Гагаева да бар иде.

Бу терлекчеләрнең кайсын гына алма, барысы да мактау сүзләренә генә лаек. Әлфия Биктаһирова, мәсәлән, Борындык фермасында 36 елдан артык сыер сава. Бу еллар эчендә хезмәттә күр­сәткән югары уңышлары өчен күп тапкырлар Мактау кәгазьләре, 1986 ел­да «Хезмәт даны» ордены белән бүләкләнгән. Мөр­шидә Низаметдинова 1977 елда урта мәктәпне тәмамлауга терлекчелектә дуңгыз караучы булып эшли башлаган. 1986 елда аны хуҗалык җитәкчелеге савымчы итеп күчергән. Эшен зур җаваплылык тоеп башкаруын күреп, былтыр аны яшь бозаулар группасына куйганнар. Нәтиҗә озак көттерми, яшь үр­чемнең үлем очраклары шактый кими. Бу елның тугыз аенда үлем очраклары бөтенләй күзәтел­мәгән. Хәзер аның карамагында дүрт айга кадәрге 84 баш бозау бар. Аларның уртача тәүлеклек авырлыгы 900 грамм тәшкил итә. Шәһәр кызы Светлана Гагаева тормышын авыл егете белән бәйләгән. Менә 12 ел ин­де Арыслан фермасында савымчы булып эшли. Агымдагы елның тугыз аенда ул үз группасындагы 26 баш сыердан барлыгы 103 тонна, һәр сыердан 3944 әр килограмм сөт сауган. Әлеге хезмәт алдынгылары районда барлык терлекчеләргә үр­нәк итеп куярлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хужалыгы Уңыш бәйрәме