Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Терлекчелек игътибар сорый

Урып-җыю чорында терлекчелеккә игътибар кимергә тиеш түгел. "Заволжье" җәмгыятенең Бәрлебашы филиалында Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров, район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм ветеринария белгечләре катнашында узган киңәшмәдә сүз шушы тармакның мөһим мәсьәләләре турында барды.

Беренче чиратта, әлбәттә, сөт саву күр­сәткечләренә тукталдылар. Хәзерге вакытта район буенча һәр сыердан уртача 17,2 килограмм сөт савып алына. Узган елның шушы чорында ул 15 килограммнан аз гына артыграк булган. Бу яктан "Гөбенә"дән үрнәк алырга була - һәр сөтлебикәдән уртача 23, 7 килограмм сөт савалар, "Алтын кырлар"да - 15,8, "Заволжье"да - 17, 1 килограмм.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин билгеләвенчә, сөт саву күрсәткечен бүгенге дәрәҗәдә саклап калуда терлек азыгының туклыклы булуы да хәлиткеч роль уйный. Һава торышы мөмкинлек биргәндә, сыерларны кө­түлекләрдә йөртергә ки­рәк. Бер сыерга, ким ди­гәндә, өч килограмм исә­беннән фураж ашату зарур. Бәрлебашы филиалында бу таләпләрнең үтәлүен дә билгеләп үт­теләр. Азыкны ферментлар, витаминлы катнашмалар белән баетуның шулай ук продукцияне арттыруга зур этәргеч булуына да басым ясалды.

Киңәшмәдә терлек азыгы әзерләү турында да сүз алып барылды. Район башлыгы фикеренчә, хуҗалыклар алдында торган төп бурыч - берьеллык үлән җирләрен чабып бетереп, күпьеллык үләннәрнең икенче катын җыеп алу.

Киңәшмәдә катнашучылар ферманың яшь бозаулар бүлегендә озак кы­на фикер алышты. Яшь терлекләрнең сакланышын тәэмин итүдә җаваплылык мал табиблары җилкәсенә дә төшә. Малларның баш санын арттыруда ясалма орлыкландыруның мөһимлеген ассызыклап, хуҗалык бел­гечләренә бу мәсьә­ләгә игътибарны арттыру бурычы куелды. Район хуҗалыкларында терлекчелек фермаларын ремонтлау дәвам итә. Август ахырында махсус комиссия аларның әзерлеген тикшерергә чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек