Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Терлекчелек – табыш чыганагы

30 ноябрьдә "Чекмарев" крестьян фермерлык хуҗалыгы базасында хуҗалыкларның ветеринария врачлары, зоотехниклары, ясалма орлыкландыру буенча технологлары катнашында киңәшмә үтте.

Киңәшмә үз эшен Зур Подберезье авылы китапханәсендә башлады. Биредә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ида­рәсе начальнигы Рифкать Басыйров терлекчелек тармагында унбер айда башкарылган эш­ләргә анализ ясады.

- Җәйге чорда барлык җәмгыятьләрдә дә мул азык запасы булдырылды. Бер төрле азык кына ашатып, мул продукция алуга ирешеп булмый, шуңа күрә булган азыкны баланслап, төрле ферментлар, катнашмалар белән баетып ашату зарур. Хәзерге вакытта "Гө­бенә" агрофирмасында малларга печәнен дә, сенаж, силос, жом, фураж, патокасын да бирәләр, азыкны ферментлар белән баеталар. Шуңа да райондагы иң югары савым, үсеш тә аларда. Агрофирмадагы 1200 баш сыерның һәрберсенең көнлек савымы 15 килограммнан артып китә. Соңгы вакытта ай саен 200 әр баш бозау алалар. "Ак Барс" холдинг кампаниясенең унбер айга йомгак ясау тантанасында баш зоотехниклары Илгизәр Мисбаховның бүләкләнүе очраклы гына хәл түгел, - диде Рифкать Нуруллович.

Киңәшмәдә катнашучылар "Чекмарев" крестьян фермерлык хуҗалыгының терлекчелек объектлары, малларны кышлату барышы белән танышты. Җәй­ге чорда биредә фермаларга тиешенчә ремонт ясалган, җитәрлек кү­ләмдә терлек азыгы запасы булдырылган. Әлеге хуҗалыкта барлыгы 450 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 300 е савым сыерлары. Быелның унбер аенда барлыгы 211, ноябрь аенда 39 баш бозау алганнар. Уртача көнлек савым югары булмаса да, узган елгыдан яхшырак эшлиләр. Ферментлар да кулланалар. Терлекчелек тармагында ферментлар белән эшләүнең нәтиҗәләре хакында район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге начальнигы Рафаэль Сөн­гатуллин, яшь үрчемнең сакланышын тәэмин итү турында район ветеринария берләшмәсе начальнигы Шәриф Гатауллин сөйләде.

"Эмбрион" җаваплылыгы чикле җәмгыять җитәкчесе Нәгыйм Сибгатуллин урыннарда ясалма орлыкландыру буенча технологларның унбер айда башкарган эшләренә анализ ясады. Районда бу вакытка барлыгы 4686 баш бозау алынган. "Узган еллардагы күзәтү­ләрдән кү­ренгәнчә, сентябрь аенда районда сөт җитештерү кими. Декабрь аенда сыерларны, таналарны күп­ләп каплатсак, киләсе ел­ның сентябрь аенда без бу кыен хәлдән чыгачакбыз. Ясалма орлыкландыруга әзер таналар са­ны да шактый", - диде Нәгыйм Яруллович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек “Чекмарев”