Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Терлекчелек – төп табыш чыганагы

31 октябрьдә "Гөбенә" җәмгыятенең Чүти филиалында агрофирмалар җитәкчеләре, белгечләр катнашында үткән киңәшмәдә терлекчелек тармагындагы проблемалар хакында сөйләштеләр.

Район хуҗалыкларында малларны кышлату уңышлы бара. Терлекчеләребез көн саен 48 мең килограммга якын сөт сава. Бу - узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2434 килограммга артыграк. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров районда терлекчелек продуктлары җитештерүнең торышына анализ ясады.

- Узган елгы корылык нәтиҗәсендә кайбер хуҗалыклар малларның баш санын киметергә мәҗбүр булды. Аның нәтиҗәсе быел да терлекчелек продуктлары җитештерүгә тискәре йогынты ясый. Сөт җитештерү буенча агрофирмалар хисабына проблеманы хәл итәчәкбез. Чөнки районда җитештерелгән сөтнең күп өлеше алар исәбендә. Ә менә ит җитештерү буенча хәлне уңай якка үзгәртү кыен. "Заволжье" җәмгыятенең Бәрлебашы филиалына нәселле савым сыерлары кайтартылды. Алар бүгенге көндә дә һәр сыердан уртача 19 ар килограмм сөт сава, - диде ул.

Чүти филиалындагы фермаларны карап йөргәндә, район башлыгы Җәүдәт Гаффаров мондагы тәртипкә игътибар итте.

- Хезмәттәге уңышлар җитәкчеләрнең эшне ничек оештыруына бәйле. Эшчеләргә кызыксындыру чаралары куллану да уңай нәтиҗәсен бирә. "Гөбенә"дә бу шулай. Кайсы филиалны гына алма, һәркайсында көндәлек тәртип. Хәзерге вакытта биредә малларны иртәнге сәгать унга кадәр мул итеп ашаталар, аннан соң, уннан кичке бишкә кадәр уҗым культуралары кырында көтәләр. Бу алымны башкаларга да кулланырга мөмкин, - диде район башлыгы.

"Гөбенә" җәмгыятенең Чүти филиалында гына да 705 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Барлык биналарда җәйге чорда ремонт ясалган. Азыкны баланслап, салатлап ашаталар.

Киңәшмәдә шулай ук сыерларны вакытында каплату, терлек азыгын ферментлар, азык катнашмалары белән баету мәсьәләсе күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев