Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Терлекчеләр бу елга бурычлар билгели

Терлекчелек табышлы тармак дип һәрдаим әйтергә яратабыз. Бу чыннан да шулай. Терлек - авыл тоткасы. Кышкы чорда ул хуҗалык кассасына акча кертүче бердәнбер тармак.

Кайбычның авыл хезмәтчәннәре, аерым алганда, терлекчеләре бу тармакны тагын да табышлы итү өчен армый-талмый эш­ли. Кичә муниципаль район Советында агрофирмалар, хуҗалыклар җитәкчеләре, бухгалтерлар катнашында узган киңәш­мәдә узган елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды. Әлеге җыелышта район башлыгы Җәүдәт Гаффаров терлекчелек тармагын алга таба үстерү өчен бездә тиешле шартлар тудырылуын билгеләп узды. Иң шатландырганы - ныклы азык базасы бар. Булган азыкны тиешенчә ашатып, мул продукция җитеште­рүне максат итеп эшләргә кирәк. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ида­рәсе начальнигы Рифкать Басыйров чыгышыннан күренгәнчә, ел чагыштырмача нәтиҗәле булган. Районыбыз терлекчеләре сөт җитештерү планын 101, итнекен - 82 процентка үтәгән. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны 101, дуңгызларныкы - 33 процент. Бер сы­ерга бү­леп исәплә­гәндә, җитештерелгән сөт узган елгы бе­лән чагыштырганда 101 процент тәшкил итә. 2010 елда район буенча барлыгы 5663 баш бозау алынган булса, 2011 елда ул 5520 башка гына туры килә. Димәк, план үтәлеше 97 процент кына.

Җыелышта бу елга бурычлар билгеләделәр. Кайбыч муниципаль район башлыгы Җәүдәт Гаффаров һәр җәмгыятькә терлекчелек продуктларын җитештерү, үрчем алуны арттыру бурычын куйды. Шулай ук, яшь үр­чемнең сакланышын тәэмин итү, декабрь өчен хезмәт хакын 25 гыйнварга биреп бетерү кирәклегенә басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев