Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Терлекчеләр хисап тотты

10 гыйнварда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгында министрның терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә 2012 елда терлекчелек тармагында башкарылган эш нәтиҗәләренә йомгак ясауга багышланган республика киңәшмәсе булды.

Әлеге киңәшмәгә районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция- нәсел хезмәте инспекторлары, терлекчелек тармагын үстерү буенча белгечләр чакырылган иде. 2012 елда малларның баш санын саклап калу, сөт һәм ит җитештерү нәтиҗәләре белән Нәҗип Хаҗипов таныштырды. Киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге начальнигы Рафаэль Сөнгатуллин, "Эмбрион" җәмгыяте җитәкчесе Нәгыйм Сибгатуллин катнашты. Алар ит һәм сөт җитештерү, үрчем алу, малларның баш санын саклап калу буенча 2012 елга отчет, 2013 елның беренче яртыеллыгына эш планын тапшырып кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Терлекчеләр