Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Терлекчеләргә каникуллар юк

Районда Яңа ел каникуллары дәвам итә. Әмма терлекчелек тармагында эшнең туктаганы юк. Терлекчеләр бәйрәмне хезмәт урынында намуслы хезмәтләре белән үткәрә, табыннарыбызны баету өчен армый-талмый эшлиләр. Бәйрәм көннәрендә районның бер генә фермасында да эштә тоткарлыкларга юл куелмады.

Районыбызның уңган савымчылары 5 гыйнварга 50 тонна 556 килограмм сөт җитештерүгә ирештеләр инде. Елны яхшы башлап җибәрделәр, чөнки бу күрсәткеч узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән 1 тонна 310 килограммга артыграк. Сөт җитештерүдә "Гөбенә" җәмгыяте үрнәк күрсәтә. Биредә көн саен 18 тонна 700 килограмм сөт җитештерелә. Ә узган елның шул ук чорында бу сан 17 тонна 440 килограмм булган. Гөбенәлеләр сөт җитештерүне көн саен 100 килограммга арттырып баралар. Бу күрсәткечләрдә савымчылар, терлекчеләр генә түгел, ясалма орлыкландыру технологларының да өлеше зур. Быелның биш көнендә генә җәмгыятьтә 45 баш бозау алынган.

Бүгенге көнгә көнлек савым "Гөбенә"дә - 16,8, "Заволжье"да - 15,0, "Яңа юл"да - 14,1, "Бакчачы"да - 13,6, Закиров исемендәге җәмгыятьтә - 12,4 килограмм тәшкил итә. "Садриев", "Чекмарев" хуҗалыкларында эш темпларын арттырасы бар әле. Елны ничек каршыласаң, ул шулай дә­вам итә, диләр бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев