Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Тәҗрибә уртаклаштылар

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының Актаныш районында узган күчмә утырышында авылда эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләре каралды.

"Кече һәм урта бизнесны үстерүгә шартлар тудыруга механизм буларак муниципаль промышленность мәйданчыклары" дигән тема астында узган әлеге утырышта катнашучылар Актанышта оештырылган гаилә фермалары, агрегат заводы, инвестицион проектлар бе­лән танышты. Район мәдәният йортындагы күргәз­мәдә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерелгән продукция урын алган иде. Анда Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Ленар Якупов, ТР сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев, ТР муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров чыгыш ясады. Әлеге утырышта район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь мәсьә­ләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов та катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кече һәм урта бизнес