Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Туфрак эшкәртү буенча Кайбыч районы республикада икенче урында

Район басуларында кыр эшләре дәвам итә. Быел туфрак эшкәртү мәйданы план буенча 30912 гектарны били.

17 сентябрьгә шуның 10169 гектарында эш башкарылган инде. Шуның 5831 гектары туңга сөрелсә, 4338 гектары өстән генә эшкәртелгән. Бу барлык мәйданның 32,9 процентын тәшкил итә.

Агрофирмалар бу эшкә зур игътибар бирә: "Алтын кырлар"да 3680, "Гөбенә"дә - 2652, "Заволжье"да 2307 гектар мәйданда туфрак эшкәртелгән. "Яңа юл" хуҗалыгында эшкәртеләсе мәйданның 49,5 процентында эш төгәлләнгән. Туфрак эшкәртү буенча Кайбыч республика буенча Балтачтан кала икенче урында бара.

"Заволжье"да шулай ук, шикәр чөгендере алу дәвам итә. Алар 17 сентябрьгә барлык мәйданның 280 гектарында татлы тамыр алганнар. Шикәр чөгендеренең һәр гектарыннан 410 центнер уңыш чыга. Шоферлар бер көн эчендә Буа шикәр заводына 35 рейс ясарга өлгергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туфрак эшкәртү буенча Кайбыч районы республикада икенче урында

2
X