Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Уңган савымчы

Авыл хуҗалыгы производствосында иң мөһиме - кеше факторы. Чөнки андагы барлык күрсәткечләр, уңышлар хуҗалыклардагы белгечләрнең, эшчеләрнең үз эшләрен намус белән башкаруына бәйле.

"Гөбенә" җәмгыяте авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә районда ал­дынгылар сафында бара. Чөнки алар бу төбәктә яшәүче тырыш, уңган хал­кына таяна.

Җәмгыятьнең Хуҗа Хәсән филиалында савымчы Мария Таймасова шундый уңганнарның берсе. Ул терлекчелек тармагында унбиш елдан артык эшли. Шуның җиде елын савымчы хезмәтен башкара. "Гөбенә" җәмгыяте буенча Мария Таймасова узган елда иң күп сөт савучы савымчы булып исәпләнә. Үз группасындагы 40 баш сыердан ул ел буена 206 тонна сөт савуга ирешкән. Аның тормыш иптәше Владимир да терлекчелек тармагында хезмәт куя. Тату гаиләдә өч бала тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары Коля Хуҗа Хәсән урта мәктәбендә 9 класста укый. Кызлары Альбина 4 класста белем ала. Шуның белән беррәттән ул Чувашиянең Янтик районындагы музыка мәктәбендә дә укырга вакыт таба. Ул пианинода, баянда, думбрада уйнарга өйрәнгән. Кече кызлары Варяга 4 яшь. Әбисе Елизавета карый аны. Елизавета апа да лаеклы ялга чыкканчы терлекчелек тармагында эшләгән. Улы һәм киленә гаиләсенә балаларын тәрбияләргә булыша. Варяга ике ай чагында, әнисе эшкә чыккан, сабый әбисе тәрбиясе дә алып үсә. Үзлә­ренең намуслы хезмәтләре белән Мария, Владимир Таймасовлар җәмгыятьнең икътисадын ныгытуга лаеклы өлеш кертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хуҗа Хәсән “Гөбенә” җәмгыяте