Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Урак – иң җаваплы чор

Икмәкне басудан җыеп алганчы, көнне төнгә ялгап эшлисе. Һава торышы мөмкинлек бирсә, дип тә өстәр идем.

Табигать игенчегә өстәмә сынаулар җибәрә - дө­нья­ны җылы, шифалы яңгырлары белән юа. Сүз дә юк, җир кешесе бу яңгырларның кадерен бе­лә, ләкин урып-җыю чорында явымнар эшкә комачау итә. Тир түгеп, тырыш хезмәт куеп үс­тергән игеннәрне амбарларга югалтуларсыз, түк­ми-чәчми саласы килә игенченең. Быелгы уңыш­ны, узган елдагыдан ким­рәк булса да, начар дип әйтергә тел әйләнми. Аны тизрәк җыеп алу өчен эшне дөрес оештырырга һәм комбайнчыларның технология таләпләрен дөрес үтәве генә кирәк.

Закиров, Чекмарев хуҗалыклары, "Гөбенә" җәмгыятьләре җитәкчеләре бе­лән очрашу вакытында муниципалитет җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин вакытны югалтмыйча, көн-төн иген суктырып, икмәк кабул итү пунктларына озату кирәклегенә басым ясады. "Гөбенә"нең Мәлки филиалына караган көзге бодай басуларында киңколачлы эш гаҗәпкә калдыра. "Мега Клаас" лар арасында басуны иңләгән ике яңа "Нью Холланд"ны күз шунда ук аерып ала. Аның берсен элек "СК-5" комбайнында эшләгән Иван Данилов иярләгән. Альберт Илги­зә­рович комбайнчы өчен ихлас шатлануын белдерде: "СК"да 1991 елдан бирле эшләдең. Яңа техника да шулай озак хез­мәт итсен, югары нәти­җәләргә ирешергә язсын", - диде ул. Кыр батырлары Георгий Лазарев, Харис Хәбибуллин, Сергей Гаврилов белән әңгә­мәсендә район башлыгы борчак уңышын җыеп алулары өчен рәх­мәтен белдерде, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәп, эшне тизләтергә, тәүлек әйлә­нәсе эшләргә кирәк булачагын әйтте. Ашлыкны ташуда өзеклекләр юк, һава торышы мөмкинлек бир­гәндә "КамАЗ" йөртү­че­ләре Евгений Таймасов, Владимир Малов, Алексей Блинов, алны-ялны белми, тәүлек буе эш­ләргә дә әзер. Игенчеләрнең күңелендә - хез­мәт дәрте, язгы чәчүдә тырышып эшләү нәтиҗәсендә уңыш та яхшы, хез­мәткә тиешле бәяне дә куя бе­ләләр. Һәркемнең узган ел күрсәткечләрен тагын да арттырасы килә, әлегә алдынгылар рәтен­дә булган "Акрос" ком­байн­чысы Юрий Ермолаев 129 тонна, Георгий Лазарев 113 тонна иген суктырган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак Икмәк