Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“Яңа юл” җитештерү кооператив крестьян хуҗалыгы узган елга нәтиҗәләр ясады

Уналты ел элек оешкан "Яңа юл" җитештерү кооператив крестьян хуҗалыгы үз эшчәнлеген мөстәкыйль алып баручы хуҗалыкларның берсе.

2013 елдагы эшчәнлек­лә­ренә багышланган җые­лышта җитәкчеләре Рамил Тимершин хезмәтләре турында горурланып сөй­лә­де. Узган корылыклы елда да 16709 центнер уңыш алганнар, һәр гектар 27,6 центнер уңыш белән шатландырган. Комбайнчылар Фә­нис Бикбов, җәй көне укытучы һөнәрен игенче һөнәренә алыштыручы Хәмзә Юнысов, ашлыкны амбарларга ташучы Руслан Тимершин, Фә­һим Ха­ликов, ындыр табагы мөдире Илсөяр Тимершина, үлчәүдә эшләүче Талия Шәйхуллина, эшче­ләр Гөлнур Минаҗева, Әлфия Насыйрова, Нурзия Габидуллина, Гөл­синә Садыйкова, Зө­фәр Зәйнуллин, Фарук Закиров, Илдус Хәмидуллин һәм мәктәп укучыларына мактау сүз­ләре күп яңгырады ул көнне.Үзләре җитештер­гән продукция, төрле хез­мәт күрсәтүләр хисабына пай җирләре өчен дә исәп-хисап ясалган.

Терлекчелек тармагының нигезе - ныклы азык базасы булуда икәнлеген аңлап эшлиләр биредә. Шулай булмаса, һәр шарт­лы терлеккә 32,7 центнер азык әзерли алырлар иде­ме икән? Узган ел 4582 центнер сөт, 374 центнер ит җитештер­гән­нәр. Савымчылардан Гөл­фия Галиева, Дания Җа­малова, Фирая Бикбова, Зөлфия Фатыйхова, Рә­зинә Хәлиуллина, Нурзия Габидуллиналар гомуми күрсәткечне яхшырту өчен зур көч куйган. Сыерның сөте телендә дип, халык телендә тикмәгә генә әйтмиләрдер. Яхшы ашаткан мал гына мул продукция бирә. Малларга азык ташучы терлекчеләр Фидаил Адиятов, Фәрит Шаһивәлиев, Мәхмүт Фатыйхов һәм Салих Хәбибрахмановның тырышып эшләүләрен билгеләп үттеләр. Алдынгыларның барысын да бүләкләделәр, лаеклы ялдагы ветераннарын да онытмаганнар.

- "Яңа юл" хуҗалыгы кыр эшләрендә дә, терлекчелектә дә уңышлы эшләп килә. Шәхси хуҗалыкларда мал асрау өчен барлык шартлар тудырылган, пай җирләре өчен дә, хезмәт хакы буенча да исәп-хисап ясалган. Күр­сәт­кечләр тагын да югарырак булсын өчен сезгә малларның, аеруча сыерларының баш санын арттырырга кирәк, - диде район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев.

Тырыш, нәтиҗәле хез­­мәтләре өчен Рә­мис Бикбовка Татарстанның Авыл ху­җалыгы һәм азык-төлек ми­ни­стр­лы­гы­ның Мактау кә­газе, Радик Гыйләҗев белән Ил­сөя Ганиевага район башлыгының Мак­тау кәгазе, савымчылар Дами­рә Бикчәнтәева бе­лән Гөл­­­фия Галиевага Рәх­мәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Яңа юл” җитештерү кооператив крестьян хуҗалыгы узган елга нђтиќђлђр ясады