Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“Заволжье” игенчеләре уҗым бодае кырының һәр гектарыннан 25 центнер уңыш ала

Хуҗалыкларда урып-җыю оешкан төстә бара. Без басуга урак барышын яктыртырга килгәндә, комбайннар Борындык филиалының Колаңгы янындагы 110 гектардагы уҗым бодае кырында эшли иде.

Комбайнчылар арасында алдынгылыкны үз кулында тотучы Сергей Петров бу уракта да сынатмый. Кечкенәдән игенче һөнә­ре­нә кызыккан егет Федоровское урта мәктәбендә үк трактор белән идарә итү таныклыгы алып чыга. Механизатор булып эшли башлавына инде унбиш ел вакыт узып киткән.

- Игенче урак чорында вакыт белән хисаплашмый эшли ул. Иртән эшкә килүгә, комбайнны карап, майлап чыгабыз да, кырда эшли башлыйбыз. Караңгы төшкәч кенә туктыйбыз эштән. Сменага 15-20 гектар мәйданда эш башкарабыз. Яңгырлар яумаса, без сынатмыйбыз, анысы. Урып-җыюга кадәр үсемлекләрне корткычлардан, төрле авырулардан саклауда эшләдем. Кырлар бушап калгач, көзге чәчүдә катнашам, - ди Сергей.

Аның ярдәмчесе, ветеринария техникумында белем алучы Илһам Кәримовның уракта беренче сезоны. Егетләр урак башыннан барлыгы 3317 центнер ашлык суктырып өл­гер­гән. Эш күләме шактый әле. Комбайнчыларга куелган төп бурыч - күләм артыннан кумыйча, эшне сыйфатлы итеп башкару.

Урып-җыю кампаниясен вакытында төгәлләргә бө­тен мөмкинлекләр дә тудырылган биредә. Җәм­гыять кырларында җитештерүчәнлеге югары булган унҗиде комбайн эш­ли. Бункерлар тулгач, берсе дә туктап тормый, һәр комбайнга бер "КамАЗ" туры килә. Җәмгыять буенча һәр гектардан 25 центнер уңыш алына. Ашлыкны Колаңгыдагы ашлык кабул итү пунктына ташыйлар.

- Урып-җыю кампаниясе башланганчы уракта катнашачак барлык техника ремонтланды, махсус ремонт бригадасы төзелде, әлегә техниканың сафтан чыкканы юк. Хәзерге вакытта безнең бар көч бөр­­­­теклеләрне урып-җыюга юнәлдерелгән, күпьеллык үләннәрне икенче катка уруны да төгәлләдек. Азык культураларыннан 469 гектар мәйданда кукуруз гына җыеп аласы калды, - ди директорның үсемлекчелек буенча урынбасары Илнур Сәлахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Заволжье” игенчеләре