Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Чалгылар чыңлар чак җитте

Район хуҗалыклары басуларында күпьеллык үләннәр беренче катка урырга өлгереп килә. "Чалгылар чыңлар чак җитте", - диләр бабайлар печән чорын күздә тотып. 24 майда "Гөбенә" агрофирмасының Хуҗа Хәсән филиалы машина- трактор паркында агрофирмалар, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш агрономнары, баш инженерлары катнашында, терлек азыгы урып- җыю техникасының әзерлеген карау буенча киңәшмә үтте.

Киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров катнашты. Рифкать Нуруллович әйтүенчә агрофирмалар терлек азыгы урып- җыю техникасын ремонтлауны төгәлләгән. Яшел урак белән бер рәттән ул үсемлекләрне саклауга зур игътибар бирергә кирәклегенә басым ясады.

(Бу турыда тулырак газетанын киләсе санында укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: печән чоры