Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Киңәшле эш таркалмас

11 ноябрьдә "Заволжье" җәмгыятенең Бәрлебашы филиалында агрофирмалар җитәкчеләре, ветеринария врачлары, зоотехниклары, ясалма орлыкландыру буенча технологлары катнашында киңәшмә булды.

Күрсәткечләр куанырлык түгел

Киңәшмәне алып барган район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров әйтеп узганча, терлекчелек продуктлары җитештерү буенча тугыз айлык күрсәткечләр әллә ни куанырлык түгел.

- Терлек азыгы запасы ел ярымга җитәрлек хә­зерләнде. Хәзер районда бер шартлы терлеккә бү­леп исәпләгәндә, 45 центнер азык берәмлеге терлек азыгы бар. Шуңа карамастан, күрсәткечләр узган елгыдан бик югары түгел. Бүгенге көндә район буенча бер сыерга уртачы көнлек савым 12,2 килограмм тәшкил итә. "Яңа юл"да 14,5, "Заволжье"да - 14,8, "Гөбенә"дә - 14,6, "Алтын кырлар"да - 11,3 килограмм сөт савыла. Шул ук вакытта "Чекмарев" КФХсында ул нибары 3,4 килограмм гына тәш­кил итә. "Садриев" КФХасында да 5,1килограмм сөт саву белән генә чиклә­нәләр. Ит җи­теш­терү юнәлешендә дә тырышып эшлисе бар әле. Мөгезле эре терлекләрнең уртача тәү­лек­лек үсеше 800-900 грамм. Әм­ма малларның баш саны җитми. Бу мәсьә­ләдә без агрофирмаларга зур ышаныч баглыйбыз, - диде Рифкать Нуруллович.

Сыерның сөте - телендә

Азыкны баланслап, төрле ферментлар, премикслар белән баетып ашатканда, барлык технология таләпләре үтәлгәндә генә сөт­нең артуына ирешергә мөмкин. Хәзерге вакытта хуҗалыкларда бөртек фу­ражы запасы да җитәрлек, шуңа күрә малларга бирелүче фураж күләмен дә арттырырга кирәк. Шулай ук, яңа бозаулаган сыерларны раздойга ку­еп, өстәмә ашату да уңай нәтиҗә бирәчәк. Контроль савым үткәрү дә зарур. Бу шартларны үтәгәндә, район буенча күрсәткечләрне узган елгы дәрәҗәгә җиткерү мөмкин.

Бәрлебашы филиалында хәзерге вакытта бер сыердан уртача көнлек савым 20 килограмм тәшкил итә. Биредә малларны ашату рационы турында филиал управляющие Айрат Рәхмәтуллин сөй­ләде.

Терлекчелек тармагы хуҗалык кассасына зур акчалар китерерлек итеп эшләү өчен бездә мөм­кинлекләр җитәрлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Заволжье”