Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кышлату чоры дәвам итә

Әле шушы араларда гына Закиров исемендәге җәмгыятькә райондагы барлык ветеринария врачлары киңәшмәгә җыелды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров сөйләшүне Мамадыш районында булган республика киңәшмәсендә күтәрелгән мәсьә­ләләр белән таныштырудан башлап җибәрде. Ан­да авыл хуҗалыгын кадрлары белән тәэмин итү хакында да җитди сөй­ләшү булган. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәрбер авыл хуҗалыгы предприятиесендә ветеринария врачлары булдыру таләбен куйган.

- Хәзерге вакытта авыл товар җитештерүчеләренә таләпләр артканнан-арта бара. Югары яки урта белемле белгечме ул, яки гади эшчеме - үзе­нә йөкләнгән вазифаны намус белән башкарырга тиеш. Шулай булганда гына мул продукция алуга ирешергә мөмкин, - диде Рифкать Нуруллович.

Ветеринария врачлары малларның сәламәтлеген тикшереп кенә калмыйча, ашату режимын да үз контрольләрендә тотарга бурычлы. Бу - продуктлылыкны арттыруга китерә.

Әмма күрсәткечләрдә чуарлык күзә­телә. Мәсәлән, "Гөбенә" агрофирмасында узган елның шушы чорына караганда, көн саен 3900 килограмм сөт артыграк җи­тештерелә. Шул ук шартларда эш­ләгән кайбер хуҗалыкларда сөт ки­ми. Терлекчелек тармагында кеше факторы зур роль уйный шул. Үз эшен намус бе­лән башкаручылар югары нә­тиҗәләргә ирешә, ә көн үтсенгә генә йө­рүчеләр районны артка сөйри.

Район ветеринария берләшмәсе начальнигы Шәриф Гатауллин яшь тер­лек­ләрнең сакланышын тәэмин итү, сәламәт үрчем алу турында сөйләде. Яңа туган бозауларны сәламәт итеп үстерүгә этәргеч бирүче ветеринария препаратлары белән таныштырды. Ә инде бозау үлеменә юл куелган икән, аның сәбәпләрен ачыклау өчен канын һәм биологик материалларын лабораториягә җибәреп, анализ ясатырга кирәклеген дә искәртте. "Эмбрион" җаваплылыгы чикле җәмгыять җитәкчесе Нәгыйм Сибгатуллин бозауларның үле туу очракларының төгәл исәбен алып бару зарурлыгына тукталды.

Хәзер чатнама суыклар артта калды, шуңа күрә маллар барысы да кардаларда ашатылырга тиеш. Терлекчелек биналарын ешрак җилләтү зарур. Яшь үрчемгә витаминнарга бай яфраказык, махсус концентратлар бирергә кирәк.

Киңәшмәдә катнашучылар Закиров исемендәге җәмгыятьнең салкын ысул бе­лән яшь бозаулар асрау, бозаулату бүлекләре эшчәнлеге белән танышты. 21 февральдә шундый ук киңәшмә "Алтын кырлар" җәмгыятенең Арыслан бүлекчәсендә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәшмә Закиров исемендәге җәмгыять ветеринария врачлары