Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Техникаң кышкы саклауга куелганмы?

Басу-кырларда эшләүче техниканы кышкы саклауга кую мәсьәләсенә игенче-механизаторларыбыз һәрвакыт җитди карый. Бу аңлашыла да, хәзер кырларда үзебезнең илдә һәм чит илдә җитештерелгән кыйммәтле техника эшли. Аларның кадерен белергә кирәк. Закиров исемендәге җәмгыятьтә агрофирмаларның, хуҗалыкларның баш инженерлары, баш агрономнары катнашында узган киңәшмәдә сүз шул хакта барды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров алып барган бу киңәшмәдә авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау, техниканы кышкы саклыкка кую, чәчүлек орлыкларны калибрлау мәсьәләләре кү­тәрелде. Рифкать Нуруллович агрофирмаларда, хуҗалыкларда туфрак эш­кәртү, туңга сөрү, шикәр чөгендере алу барышына анализ ясады.

- Соңгы вакытта Закиров исемендәге җәмгыять хезмәтчәннәре яхшы гына эшләп киләләр. Көннәр яңгырларга киткәнче үз көчләре, өч "ДОН-1500" комбайны белән бөртекле культураларны җыеп алдылар, туңга сөрүне, кукуруз уруны төгәлләп киләләр. Үзегез күреп торасыз, машина-трактор паркында нинди тәртип урнаштырганнар. Башка елларда монда техниканы кышкы саклыкка, язын чәчү алдыннан агрегатларны әзерлек сызыгына куярга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе егетләре килә иде. Хәзер биредәге управляющий Радик Миңнуллин җитәкчелегендә техниканы кышкы саклыкка куюны үз көч­ләре белән башкарып чыкканнар. Хуҗалык хезмәтчәннәренә, булдырасыз, дип өйтергә генә ка­ла. Алга таба да шулай тырышып эшләгез, - ди­де ул эшчәнлеккә уңай бәя биреп.

Көннәр коры, җылы торганда барлык хуҗалыкларда да техниканы кышкы саклыкка куярга кирәк. 15 октябрьдән соң үзара тикшерүләр башланып китәчәк.

Районның баш аграриен уҗым культураларының хәзерге торышы борчый. Чөнки көннәр дымлы, җы­лы тору сәбәпле, уҗым культуралары буйга үсеп китте. Кайбер кырларда аларның биеклеге 30-40 сантиметрга җитә. Уҗымнар бу хәлдә кар астында калса, черергә мөмкин. Шуңа күрә бу кырларда көтү йөртергә кирәк. Ә агрофирмалар уҗым басуларына химик препаратлар сиптерә башлаган.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру бу­енча консультанты Рә­фыйк Тимергалиев тех­никаны кышкы саклыкка кую таләпләре, тәртибе белән таныштырды, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлаучы механизаторлар белән килешү тө­зергә кирәклеген әйтте. Аның әйтүенчә, машина-трактор паркларында металл ватыклары өчен махсус урын булдырырга, неф­тебазаларны да игътибардан читтә калдырырга ярамый. Беренче ноябрь­дән агрофирмаларда, хуҗалыкларда инвентарьлаштыру башланачак.

Һава шартлары мөмкинлек биргәндә, авыл хуҗалыгы техникасын ремонт­ларга, чәчүлек орлыкны калибрларга, яздан чәчеләсе кырларның структурасын төзергә, кышкы чорда механизаторларны укытырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Техникаң кышкы саклауга игенчемеханизаторлар