Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

4 июньгә Кайбыч районында 1412 гектарда печән чабылды

Районыбыз механизаторлары күпьеллык үләннәрне чаба башлады. 4 июньгә район буенча барлык булган 11989 гектар күпьеллык үлән басуының 1412 гектарында яшел массасы урылды.

"Алтын кырлар" җәмгыяте мехенизаторлары яшел уракка узган атнаның җомга көнендә районда беренчеләрдән булып керештеләр. Биредә күпьеллык үлән басулары 2942 гектар мәйдан били.

- Бүгенге көнгә җәмгыятьтә барлыгы 525, бер көндә 180 гектар мәй­дан­да яшел масса теземнәргә салынды. Хәзерге вакытта басуда унга якын техника эшли. Арыслан бүлекчәсендә сенаж сала башладык. Барлыгы 100 тонна печән прессланды. Техника җитәрлек, һа­ва шартлары мөм­кинлек бирсә, сенаж базын кыска вакыт эчендә тутырачакбыз. Шул ук вакытта маллар өчен яшел конвейерны да җайга салдык. "КСК- 100" комбайнында Навил Камалетдинов маллар өчен яшел масса ура, - ди җәмгыять директоры урынбасары Илдар Яруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында 1412 гектарда печән чабылды